Аксубаево
  • Рус Тат
  • Прокуратура хезмәткәрләре көч сынашты

    Аксубай прокуратура органнары хезмәткәрләренең V Спартакиадасы зональ этабы катнашучыларын кабул итте. Безгә кунакка Кама аръягы зонасыннан 7 район һәм Түбән Кама шәһәреннән сәламәт яшәү рәвеше алып барган, прокуратура хезмәткәрләренең төп яшәү рәвеше булып торган физик культура һәм спортны пропагандалаучы 80 гә якын кеше килде. Шул ук көнне алар өчен "Хезмәткә...

    Аксубай прокуратура органнары хезмәткәрләренең V Спартакиадасы зональ этабы катнашучыларын кабул итте.


    Безгә кунакка Кама аръягы зонасыннан 7 район һәм Түбән Кама шәһәреннән сәламәт яшәү рәвеше алып барган, прокуратура хезмәткәрләренең төп яшәү рәвеше булып торган физик культура һәм спортны пропагандалаучы 80 гә якын кеше килде. Шул ук көнне алар өчен "Хезмәткә һәм оборонага әзер" (ГТО) Бөтенроссия спорт комплексын тапшыруны да оештырдылар.

    Ярышларны тантаналы ачуда катнашучыларны район башкарма комитеты җитәкчесе Анатолий Горбунов сәламләде.

    - Аксубайлылар сезне каршы алуга бик шат. Безнең район спорт корылмалары белән дан тота һәм без сезнең ведомствога Спартакиада өчен мәйдан тәкъдим итәргә әзер. Сезгә җиңүләр, гадел ярышлар телим, - дип әйтте Анатолий Федорович.

    Хезмәттәшләрен Аксубай прокуроры Эдуард Хираҗев тә сәламләде:

    - Хезмәттәшләр, бүген без зур күләмдәге спорт ярышлары - зональ Спартакиаданы үткәрүгә җыелдык, ул матур йолага әйләнеп бара. Ел дәвамында сезнең һәрберегез, зур казанышларга ирешә алуын исбатлар өчен, күп тырышлык куеп әзерләнде, күнегүләр ясады. Барыгызның да ГТО нормативларын уңышлы тапшыруыгызны һәм җиңүләр телим.

    Сүз уңаеннан, ярышларда прокурорлар катнашмады - аларга ГТО нормативларын Татарстан прокуратурасы аппараты белән берлектә - Спартакиаданың финал этабы чорында тапшыру бурычы йөкләнгән. ГТО нормативларын тапшыру шәхси беренчелек сыйфатында, дүрт яшь төркемендә үтте - 18 дән алып 29 га, 30 дан алып 39 га , 40 тан алып 49 һәм 50 дән алып 59 яшькә кадәр. Хөкемдарлар нормативларны төрле мәйданнарда бер үк вакытта кабул иттеләр. Прокуратура хезмәткәрләре йөгерүдә, тартылуда, баскан килеш алга иелүдә, гәүдәне күтәрүдә һәм озынлыкка сикерүдә көч сынаштылар.

    - Безнең эш даими кабинетта утырудан гыйбарәт. Шуңа күрә күнегүләрсез булмый - спорткомплекста шөгыльләнәм, бассейнга йөрим, өйдән эшкә кадәр җәяү барырга тырышам, - дип бүлеште район прокуроры урынбасары Лариса Горожанкина, әйтергә кирәк, үзенең яшь төркемендә ул барлык нормативларны да "алтын"га тапшырды.

    Шуны билгеләп үтәргә кирәк, прокуратура хезмәткәрләренең күпчелеге "югарылыкта" булдылар, димәк алар спорт белән даими шөгыльләнәләр. Шуңа күрә, хөкемдарлар коллегиясе нормативлар үтәлеше турында төшкә кадәр үк рапорт бирде.

    Төштән соң Спартакиада кысаларында спортның гер күтәрү, шахмат, бадминтон, өстәл теннисы, җиңел атлетика, йөзү, мини-футбол һәм волейбол төрләре буенча команда ярышлары башланды.

    Безнең район прокуратура хезмәткәрләренең мини-футбол һәм волейбол ярышларында зур нәтиҗәләргә ирешүләрен дә билгеләп үтәргә кирәк, монда район прокуроры Эдуард Хираҗев, прокурор ярдәмчесе Ленар Яфизов һәм машина йөртүче Валерий Харитонов та уйнады.

    Спартакиаданы тантаналы ябуда район башлыгы Камил Гилманов, прокуратура хезмәткәрләренең физик әзерлекле булуларын, спорт белән дуслыкларын, ә ярышлар эшкә яңа көч өстәячәген ассызыклады.

    - Һәрберсе җиңүгә омтылды. Әмма алар ярышларда җиңү өчен генә катнашмадылар, ә иң көчле булуларын дәлилләргә тырыштылар, - диде Эдуард Хираҗев. Ул район башлыгына, ярышларны оештыручыларга, хөкемдарлар коллегиясенә мәйдан тәкъдим иткәннәре, көч сынашуларны тиешле дәрәҗәдә оештырганнары, гадел хөкемнәре өчен рәхмәтен җиткерде.

    Шәхси ярышларда катнашкан җиңүчеләрне грамота һәм медальләр белән бүләкләделәр. Җиңүчеләр күп булганлыктан, аларның исем-фамилияләрен газета битләренә сыйдыру мөмкин түгел. Бары тик Түбән Кама шәһәре прокуратурасының 30 хезмәткәр тәкъдим итүен генә билгеләп үтәбез - алар иң яхшы спортчылар да, җанатарлар да булдылар. Бу команда мини-футбол һәм волейбол уеннарында иң көчлесе булды.

    Мини-футболда икенче урынны чистайлылар, өченчене нурлатлылар яулады. Волейболда нурлатлылар - икенче, чистайлылар өченче урында.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: