Аксубаево
  • Рус Тат
  • Профессор истәлегенә

    Самбо буенча республика ярышларыннан Даниль Галиуллин җиңүче булып кайтты. Турнир СССРның Мактаулы химигы, Мактаулы уйлап табучы, Татарстан Республикасы химигы, СССРның Министрлар Советы премиясе Лауреаты, профессор Малик Габетдинов истәлегенә багышлап үткәрелгән иде. Ярышта 100 гә якын ярышчы катнашты. Аксубайны Александр Скворцов тәрбияләнүчеләре тәкъдим итте. Андрей Чернышов, Никита Анисимов һәм Станислав Гаврилов...

    Самбо буенча республика ярышларыннан Даниль Галиуллин җиңүче булып кайтты.

    Турнир СССРның Мактаулы химигы, Мактаулы уйлап табучы, Татарстан Республикасы химигы, СССРның Министрлар Советы премиясе Лауреаты, профессор Малик Габетдинов истәлегенә багышлап үткәрелгән иде. Ярышта 100 гә якын ярышчы катнашты. Аксубайны Александр Скворцов тәрбияләнүчеләре тәкъдим итте. Андрей Чернышов, Никита Анисимов һәм Станислав Гаврилов "бронза"га лаек булдылар. Аларга бу юлы уңыш азрак елмайды. Ләкин алар борчылмыйлар - спорт ярышларында катнашу яңа җиңүләр өчен тәҗрибә тупларга ярдәм итә.

    Фото: novosheshminsk.tatarstan.ru

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: