Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Призларның барысы да бездә

Нурлат районы Богдашкино авылында Цыганов призына үткән традицион районара ярышларда безнең чаңгычылар иң яхшылар булдылар. Чаңгы юлында барлыгы тугыз районнан килгән спортчы катнашты. Тренерлар Рәис Бикушев, Владислав Мулеев һәм Владимир Альметкин җитәкчелегендә Аксубай чаңгычылары үзләренең яшь төркемнәрендә призлы урыннарны яуладылар: 2000 елда һәм яшьрәк малайлар арасында беренче урынны Айрат Шәрифуллин...

Нурлат районы Богдашкино авылында Цыганов призына үткән традицион районара ярышларда безнең чаңгычылар иң яхшылар булдылар.


Чаңгы юлында барлыгы тугыз районнан килгән спортчы катнашты. Тренерлар Рәис Бикушев, Владислав Мулеев һәм Владимир Альметкин җитәкчелегендә Аксубай чаңгычылары үзләренең яшь төркемнәрендә призлы урыннарны яуладылар: 2000 елда һәм яшьрәк малайлар арасында беренче урынны Айрат Шәрифуллин яулады, Рәфис Бикушев (икесе дә Иске Ибрайдан) икенче урынны алды. Шул ук яшь төркемендәге кызлар арасында Чулпан Ногманова (Иске Ибрай) һәм Карина Николаева (Иске Ильдеряк) беренче-икенче урыннарны яуладылар. 1996-97 нче елларда туган кызлар арасында Наталья Харитонова (Иске Тимошкино) беренчелекне алды. 1998-99 елларда туган кызлар арасында Энҗе Шәрифуллина (Иске Ибрай) беренче булды. Ир-атлар арасында Владислав Мулеев (Иске Тимошкино) финишка беренче килде, ә хатын-кызлар арасында Лилия Бикушевага (Иске Ибрай) икенче урын бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев