Аксубаево
  • Рус Тат
  • Призерлар командасы

    Яр Чаллы шәһәрендә кикбоксинг буенча республика турниры узды. Анда Татарстанның 11 районыннан 25 команда катнашты. Безнең районны 4 спортчы тәкъдим итте. Алар яхшы нәтиҗәләргә ирешеп, барысы да призер булдылар. Илья Еграшкин һәм Даниил Петров үзләренең авырлык категорияләрендә икенче нәтиҗә күрсәттеләр, Илья Мясников һәм Илвир Нуретдинов өченче призер булдылар. - Мәйданда...

    Яр Чаллы шәһәрендә кикбоксинг буенча республика турниры узды.

    Анда Татарстанның 11 районыннан 25 команда катнашты. Безнең районны 4 спортчы тәкъдим итте. Алар яхшы нәтиҗәләргә ирешеп, барысы да призер булдылар. Илья Еграшкин һәм Даниил Петров үзләренең авырлык категорияләрендә икенче нәтиҗә күрсәттеләр, Илья Мясников һәм Илвир Нуретдинов өченче призер булдылар.

    - Мәйданда спортчылар үзләрен лаеклы тоттылар, - дип белдерде тренерлары Алмаз Мәгыйзов. - Шундый зур ярышлар яңа тәҗрибә туплап алга үсеш алырга этәргеч бирә.

    Ярышларга баруда Руслан Вәлиев иганәч ярдәме күрсәтте.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: