Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Призерлар булдылар

Шул көннәрдә Мамадышта «Мини-футболны-мәктәпкә!» гомумрәсәй проекты кысаларында 2012-2013 ел сезонында гомумбелем бирү учрежденияләре командалары арасында мини-футбол буенча Чемпионатның финал этабы булды. Ярышларга республиканың иң көчле командалары җыелды. Аксубай районы данын «Аксубай лицее» футбол дружинасы яклады. Аксубай кызлары Байлар Сабасы командасы белән беренче очрашуда ук аларны 5:0 исәбе белән җиңделәр. Икенче...

Шул көннәрдә Мамадышта «Мини-футболны-мәктәпкә!» гомумрәсәй проекты кысаларында 2012-2013 ел сезонында гомумбелем бирү учрежденияләре командалары арасында мини-футбол буенча Чемпионатның финал этабы булды.


Ярышларга республиканың иң көчле командалары җыелды. Аксубай районы данын «Аксубай лицее» футбол дружинасы яклады.
Аксубай кызлары Байлар Сабасы командасы белән беренче очрашуда ук аларны 5:0 исәбе белән җиңделәр. Икенче уенда мәйдан хуҗаларыннан 1:4 исәбе белән оттырдылар. Ярымфиналда Лениногрск командасы белән очраштылар. Әлеге матч «Аксубай лицее» файдасына 3:0 исәбе белән төгәлләнде. Мамадышлылар белән очрашу, мәйдан хуҗаларының бүгенге көндә республикада иң көчлеләр булуын күрсәтте. Тренер Валерий Павлов спортчылары финал уеннарында икенче урынны алдылар. Команда составында уйнаган кызлар Инзилә Ибраһимова, Анна Моненкова-ярышларның иң яхшы уенчылары дип танылдылар, Мария Матюшкина, Наталья Семенова, Диана Сидоркина, Роза Кадыйрова, Светлана Мулеева һәм Евгения Краснова медальләр һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы исеменнән кубок алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев