Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Полиатлонны укучылар үз итте

Аксубайда спорт ветераннары волейбол кубогына көч сынаштылар. Дөресен генә әйткәндә турнирда 35 яшьтән өлкәнрәкләр уйнады, әмма яшь чикләнмәгән иде. Әлеге традицион турнир утыз елдан артык үткәрелеп килсә дә, бервакыт ул бөтенләй онытылган иде, ә өч ел элек кабат яңарды. Ярышларда катнашучылар аз булса да - быел өч команда: Аксубайдан -...

Аксубайда спорт ветераннары волейбол кубогына көч сынаштылар.

Дөресен генә әйткәндә турнирда 35 яшьтән өлкәнрәкләр уйнады, әмма яшь чикләнмәгән иде. Әлеге традицион турнир утыз елдан артык үткәрелеп килсә дә, бервакыт ул бөтенләй онытылган иде, ә өч ел элек кабат яңарды. Ярышларда катнашучылар аз булса да - быел өч команда: Аксубайдан - ике, Шәрбәннән бер команда катнашырга теләк белдерде, ул алга таба да дәвам итсен иде.
- Быел без ярышларны Җиңүнең 70 еллыгына багышладык, сезне спорт сөючеләр, волейбол уенына өстенлек бирүчеләр сафында күрүемә шатмын, - дип билгеләп үтте турнирны ачып, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Александров.
Волейбол уйнаучы ветераннар ярышларга очраклы гына җыелмадылар, алар чын сәламәт яшәү рәвеше алып баручылар.
Ярышларда катнашучы Евгений Казаков әйтеп үткәнчә, ул иптәшләре белән "Яшьлек" спорт комплексында атнасына 2-3 тапкыр шөгыльләнә, турнирда даими катнаша икән. Шәрбән командасы капитаны 54 яшьлек Айрат Гайнуллин, авылда күнегүләрнең һәр көнне диярлек мәктәпнең спорт залында үтүе турында сөйләде.
- Без быел беренче тапкыр уйнадык, әлеге ярышларда катнашыр яшькә җиттек күрәмсең, - дип шаярттылар бертуган Сергей белән Андрей Ильиннар. - Хәер, ел әйләнәсе ветераннар өчен көч биреп торырга киләбез.
- Волейбол минем өчен яраткан спорт төре, әни янына кунакка кайткан идем, якташларым командасында ветераннар кубогына көч сынашырга карар кылдым, - дип фикерләре белән уртаклашты Николай Винокуров.
Уен киеренке барды, ветераннарга көч биреп торырга аларның уллары, авылдашлары да килгәннәр иде. Районда атаклы көрәшчеләр, Шәрбәннән Илсур һәм Илнур Сафиннар үз командалары өчен җан аттылар.
- Узган елда безнең команда - икенче, өченче ел беренчелекне алган иде. Безнекеләрнең җиңәчәгенә ышанабыз, чөнки Шәрбән командасы составын бары тик спортчылар гына тәшкил итә, бездә һава да, ихтияр көче дә үзгә, - диделәр алар.
Һәм шул рәвешле үзләренекеләргә җиңү юрадылар. Шәрбәнлеләр җиңүгә ирешеп, үзләре белән ветераннар кубогын да алып киттеләр, ә икенче һәм өченче урыннарны Аксубайның ике командасы үзара бүлеште.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев