Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Погонлы самбочылар

Аксубай полицейскилары чираттагы тапкыр кубок яуладылар. Бу юлы Татарстан Эчке эшләр министрлыгының коралсыз үз-үзеңне саклау Чемпионатында Аксубай районы буенча МВД бүлеге башлыгы урынбасары вазыйфаларын башкаручы Рамил Зөфәров сүзләренә караганда, җиңү самбочылар өчен көтелмәгән хәл булмады. Чөнки бүлекне танылган көрәшчеләр: бертуган Илсур һәм Илнур Сафиннар, Радик Шәйхисламов, Илшат Сибгатуллин, Илшат Мәгыйзов...

Аксубай полицейскилары чираттагы тапкыр кубок яуладылар.

Бу юлы Татарстан Эчке эшләр министрлыгының коралсыз үз-үзеңне саклау Чемпионатында Аксубай районы буенча МВД бүлеге башлыгы урынбасары вазыйфаларын башкаручы Рамил Зөфәров сүзләренә караганда, җиңү самбочылар өчен көтелмәгән хәл булмады. Чөнки бүлекне танылган көрәшчеләр: бертуган Илсур һәм Илнур Сафиннар, Радик Шәйхисламов, Илшат Сибгатуллин, Илшат Мәгыйзов тәкдим итте. Бертуган Сафиннар Чемпионатта үзләренең авырлык үлчәмендә 1-2 нче урыннарны алдылар. - Безнең егетләр спортның төрле төрләре - чаңгы, самбо, көрәш һ.б. буенча үткәрелгән ярышларда катнашалар. Бүлек командасы эчке эшләр министрлыгы линиясе буенча уздырылган спорт ярышларыннан һәрдаим кубоклар һәм грамоталар яулап кайта, - дип билгеләп үтә кавпитан Зөфәров. 2014 ел нәтиҗәләре буенча Россия МВДның Аксубай райны буенча бүлеге спорттагы уңышлары өчен өченче категория районнар арасында өченче урынга лаек булган өчен ТР МВДның Мактау грамотасы белән бүләкләнгән. Димәк безнең егетләр җинаятьчелеккә ышанычлы киртә куярга сәләтле физик яктан ныклы полиция хезмәткәрләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев