Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Очрашулар темасы – баскетбол

"Юность" спорт залы базасында бер атна дәвамында яшүсмерләр һәм кызлар арасында баскетбол буенча ДЮСШ беренчелеге үткәрелде. Ярышларны 1998-1999 елларда туган баскетболчылар ачты. Беренче көнне мәйданчыктагы очрашулар егетләр һәм кызлар арасындагы ярышларда бертөрле нәтиҗәләр китерде: 1 урында Иске Мокшино мәктәбе, 2 урында - 3 нче Аксубай урта мәктәбе, өченчедә - Иске...

"Юность" спорт залы базасында бер атна дәвамында яшүсмерләр һәм кызлар арасында баскетбол буенча ДЮСШ беренчелеге үткәрелде.

Ярышларны 1998-1999 елларда туган баскетболчылар ачты. Беренче көнне мәйданчыктагы очрашулар егетләр һәм кызлар арасындагы ярышларда бертөрле нәтиҗәләр китерде: 1 урында Иске Мокшино мәктәбе, 2 урында - 3 нче Аксубай урта мәктәбе, өченчедә - Иске Ибрай урта мәктәбе командалары. Кызлар дружиналары арасындагы кискен көрәштә 3 нче номерлы Аксубай урта мәктәбе укучылары көндәшләренә җиңүгә шанс калдырмадылар, ә инде Иске Үзи кызлары, финалда искемокшинолыларны өченче позициядә калдырып, икенче баскычны яуладылар.
Аннан соңгы көннәрдә дә ярышлар шулай ук эмоциональ үтте. 2002-2003 елларда туган спортчылар арасында призлы урыннар түбәндәгечә билгеләнде: 1 урында - искемокшинолылар, икенчедә - 2 нче Аксубай урта мәктәбе, өченчедә - Иске Үзи командасы. Беренчелектә катнашучы иң яшь спортчылар арасында (2003-2004 елда туучылар) финалда искемокшинолылар җиңде. Икенче баскычта -Сөнчәле, өченчедә - 3 нче Аксубай мәктәбе командасы. Кызлар командалары арасында Иске Ильдеряк мәктәбе вәкилләренә тиңнәр булмады. Искеибрайлылар икенче урынны алдылар, ә инде 3 нче Аксубай урта мәктәбе спортчылары өченче урынга лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев