Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Мәйдан көчлеләрне ярата

Сабантуй мәйданында спорт ярышлары, ат чабышлары һәм милли көрәш бик кызыклы үтте. Сабантуй көнне үзәк мәйдан күптөрле спорт уеннары аренасына әверелде. Районның иң яхшы спортчылары һәм кунак булып килгән спортчылар штанга күтәрү буенча көч сынаштылар, монда В.Сулбаев җиңүгә иреште, Г.Мотыйгуллинга икенче урын бирелде. Гер күтәрүдә ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында Р.Бикушев,...

Сабантуй мәйданында спорт ярышлары, ат чабышлары һәм милли көрәш бик кызыклы үтте.


Сабантуй көнне үзәк мәйдан күптөрле спорт уеннары аренасына әверелде. Районның иң яхшы спортчылары һәм кунак булып килгән спортчылар штанга күтәрү буенча көч сынаштылар, монда В.Сулбаев җиңүгә иреште, Г.Мотыйгуллинга икенче урын бирелде. Гер күтәрүдә ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында Р.Бикушев, Н.Хуҗин, Г.Мотыйгуллин, В.Гатауллина, З.Шихранова һәм М.Сафиуллина иң яхшылар булдылар. Әлеге хатын-кызларга армспортта да тиңнәр булмады. Әлеге спорт төрендә ир-атлар арасында А.Сотников, А.Скворцов, Л.Мингалиев җиңү яуладылар. Җиңел атлетикада О.Сулейманова, И.Хәйруллина, А.Ефимова, Н.Жирнова, А.Самаренкина, И.Маланчева, М.Григорьева, Л.Васильева, Е.Гуслякова беренчелекне алдылар. Шул ук вакытта канат тарту буенча команда ярышлары да үтте. Монда ДЮСШ, «Сөлчә» (Аксубай) җыелма командасы һәм Аксубай лицее командасы беренче-өченче урыннарны алдылар.
Волейбол ярышларында хатын-кызлар арасында беренче, икенче урыннар ны-савгачлылар, өченче урынны «Юность» УСЗ җыелма командасы алды. Ә ир-атлар арасында Аксубай җыелма командалары-беренче һәм өченче, савгачлылар икенче урынны алды.
Ат ярышлары турында игълан ителгәч, мәйдан бөтенләй бушап калды. Ат спортын яратучылар ипподромга җыелдылар. Беренче булып ике яшьлек юртаклар көч сынашты, монда Звездоход(«ВАМИН-Аксу» ООО) беренче булып килде, Чемпионка («Актай» ООО)-икенче, Заповедь (МПП ТКХ) өченче булды. Икенче заездда өч яшькә кадәрле юртакларга старт бирелде. Катрина («Актай» ООО)-беренче, Легенда (МПП ТКХ)-икенче, Преграда («Актай» ООО) өченче булды. Дүрт яшькә кадәрле юртаклар арасында Голюрик (ПЛ-88) финишка беренче килде, Катрина-икенче, Кардинал өченче урыннарны алдылар (икесе дә ««Актай» ООО ныкы). Дүрт яшьтән зуррак атлар арасындагы ярышларда беренче приз Мекси Кинг Сайска (МП ТКХ) бирелде, «Аксу Агро» ООО атлары-Таврия һәм Камур икенче һәм өченче урыннарны алдылар.
Аннан соң жокейлар чабыш атларын стартка алып чыктылар.
Беренче стартта Альфина (Шафигуллин)-беренче, Разгадка (Закиров)-икенче һәм Вива (Мингатин) өченче урыннарны алдылар. Икенче заездда җирле чабыш атлары көч сынашты. Дочка (Давыдов) лидерлыкны тотты, Спутник (Исаншин)-икенче, Вайкро (Гусляков) өченче булып килделәр.
Ат чабышлары тәмамланып та бетмәде, төп мәйданга район һәм кунак булып килгән көрәшчеләр көч сынашырга чыктылар. Бил алышуда 40 һәм 50 килограммга кадәрле авырлык категориясендә 14 һәм 15 яшькәчә көрәшчеләр арасында Р.Төхвәтуллин, М.Егоров, И.Сәйфуллин, Р.Мифтахов, Р.Бикушев, П.Мартынов, Н.Сабиров, Р.Бикушев, В.Дмитриев беренче-өченче урыннарны яуладылар. 55-65 килограммга кадәрле авырлык категориясендә призлы урыннарны Ф.Зиннуров, И.Җәлалетдинов, М.Галиуллин, Д.Чернов, В.Сулбаев, Д.Крюков, А.Денисов яулады. 70 яшькә кадәрле авырлык категориясендә ир-атлар арасында Р.Галимов, И.Мөдәрисов, Д.Сафиуллин җиңүгә ирештеләр. 80 килограммга кадәрле авырлык категориясендә-И.Сафин, И.Зәйдуллин, Р.Гарифуллинга тиңнәр булмады. 90 килограммга кадәрле авырлык үлчәмендә-И.Сафин, А.Гайнуллин, И.Шәфигуллин, 90 яшьтән артык авырлык категориясендә Н.Хәйруллин, И.Нуртдинов, Р.Таһиров призлы урыннарны алдылар.
Илнур Сафин Сабантуйның абсолют батыры булды һәм төп приз-тәкәне алды.
Көрәш тәмамланганнан соң район башлыгы Камил Гилманов үткән сабантуйларның ветеран-абсолют батырларына бүләкләр һәм акчалата призлар тапшырды, шулай ук быелгы Сабантуйда бил алышкан көрәшчеләргә дә акчалата премияләр бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев