Аксубаево
  • Рус Тат
  • Мәйдан хуҗалары – өченче призер

    Өч көн дәвамында районда 1999-2000 елда туган егетләр арасында баскетбол буенча ТР Беренчелеге үтте. Безнең районга республиканың төрле районнарыннан иң көчле 12 баскетбол командасы килде. Аксубайның җыелма командасы өчен Иске Мокшино мәктәбе укучылары Ринат Сөләйманов, Александр Чумаков, Николай Зюзин, Илья Наумов, Артем Малецков, Фәнил Әхмәтсафин, Максим Ягудин, һәм шулай ук...

    Өч көн дәвамында районда 1999-2000 елда туган егетләр арасында баскетбол буенча ТР Беренчелеге үтте.

    Безнең районга республиканың төрле районнарыннан иң көчле 12 баскетбол командасы килде. Аксубайның җыелма командасы өчен Иске Мокшино мәктәбе укучылары Ринат Сөләйманов, Александр Чумаков, Николай Зюзин, Илья Наумов, Артем Малецков, Фәнил Әхмәтсафин, Максим Ягудин, һәм шулай ук 3 нче мәктәп укучылары Владислав Ермолаев һәм Данила Алексеев чыгыш ясадылар. Команда белән тренер-укытучылар Рәис Бикулов һәм Геннадий Леонтьев шөгыльләнәләр.

    Киеренке көрәштә, безнең команда үз төркемендә Кама Аланы баскетболчыларына бер баллга гына бирешеп, беренче очрашуны 59:60 исәбе белән тәмамлады. Ләкин аннары безнекеләр Яңа Чишмә командасын 60:21 исәбе белән, Арчадан килгән булачак Республика чемпионнарын 62:60 исәбе белән җиңделәр.

    Финалга чыгу өчен көрәштә Болгар һәм Аксубай командалары уены "Юность" спорт комплексын зур киеренкелектә тотты. Ярымфинал кызу һәм тәэсирле булды. Мәйданда уен барышында зал гөҗләп торды. Уен тигез нәтиҗә - 57:57 исәбе белән тәмамланды. Өстәмә вакыт җиңүчене билгели алмады, уен кабаттан тигез - 02:02 исәбе белән тәмамланды. Ләкин икенче өстәмә вакыт Болгар уенчыларына җиңү алып килде. Нәтиҗә - 71:69.

    Өченче призлы урын өчен финал уенында безнең баскетболчылар Питрәч районы командасы белән очрашты һәм аерым көч куймыйча җиңүгә дә иреште. Исәп - 81:55. Нәтиҗәдә 1 нче урынны - Арча, 2 нче урынны - Болгар һәм 3 нче урынны Аксубай спортчылары яулады.

    - Республика ярышларында өченче призлы урын, әлбәттә инде, яхшы нәтиҗә, - дип бүлеште фикерләре белән Рәис Бикулов. - Башка команда уенчылары лаеклы һәм яхшы әзерләнгәннәр. Һәр уен ул беренче чиратта - тәҗрибә туплау. Алдагы күнегүләрдә без бу юлы уеннарда юл куелган уңышсыз мизгелләр өстендә эшләячәкбез.

    Республика уенчыларының өч көн эчендә Аксубайда булулары хуҗаларга зур бурычлар йөкләде. Бу ашату да, кунакханә дә. Ярышлар югары дәрәҗәдә оештырылган иде. Кунаклар район башлыгына, ДЮСШ, "Юность" УСЗ җитәкчеләренә, яшьләр эшләре һәм спорт бүлегенә яхшы кабул иткәннәре өчен рәхмәтләрен белдерделәр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: