Аксубаево
  • Рус Тат
  • Мини - футбол колач җәя

    Дүртенче гыйнвардан алып алтысына кадәр өч көн рәттән «Юность» УЗС та 1996-2001 елларда туган кызлар арасында мини-футбол буенча «Идел буе» зонасында Россия беренчелеге ярышлары үтте. Моңа охшаш ярышлар район тарихында беренче тапкыр оештырылды. Алга таба китеп шуны әйтергә була, алар югары дәрәҗәдә оешкан, истә калырлык булып үтте. Төбәкара футбол берлеге...

    Дүртенче гыйнвардан алып алтысына кадәр өч көн рәттән «Юность» УЗС та 1996-2001 елларда туган кызлар арасында мини-футбол буенча «Идел буе» зонасында Россия беренчелеге ярышлары үтте.


    Моңа охшаш ярышлар район тарихында беренче тапкыр оештырылды. Алга таба китеп шуны әйтергә була, алар югары дәрәҗәдә оешкан, истә калырлык булып үтте. Төбәкара футбол берлеге вәкилләре билгеләп үткәнчә, Аксубайда читтән килүче спортчылар өчен яхшы шартлар тудырылган.
    Беренчелектә тугыз команда катнашты. Болар республика ярышларында шәп чыгыш ясаган көчле футбол дружиналары. Сүз уңаеннан, яшь спортчы кызлар «Юность» спорт комплексында үткән ярышларда беренче тапкыр гына катнашмыйлар.
    Килгән көнне берничә күнегү матчлары үтте. Бишенче гыйнварда ярышларны тантаналы ачу чарасы булды. Чарада катнашучыларны район башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Александров, ярышларның баш хөкемдары-мини-футбол буенча «Идел буе» (Түбән Новгород шәһәре) төбәкара футбол берлеге комитеты рәисе Сергей Леонтьев, мини-футбол буенча Идел буе ассоциациясе президенты Җәмил Шәрипов, Аксубай ДЮСШ директоры Нияз Хисмәтов сәламләде. Сәнгать мәктәбе укучылары башкаруындагы бию көе, хореография композициясе тантананың рәсми өлешен бизәде.
    Сәнгать коллективыннан энергия алып, җиңүгә рухланып командалар матчны дәвам иттеләр. Трибунадагы тамашачылар уен барышын күзәтеп, җан атып утырдылар. Матчлар барышы футбол сөючеләрне борчылырга да, уңышларга шатланырга да мәҗбүр итте. Аксубай командасы өчен әлеге кичерешләр аз булмады. Тренерлар Валерий Павлов, Александр Лодоркин һәм Рәис Бикушев спортчы кызларны әлеге җаваплы ярышларга әзерләүдә күп көч куйдылар. Яшь футболчылар киеренке ритмга каршы торып, җиңүгә омтылуга бөтен көчләрен куйдылар. Ярышлар өченче көнне генә тәмамланды. Катнашучылар йомгак ясар өчен сафка тезелеп бастылар. Нәтиҗәләр түбәндәгечә: 1996-97 елгы кызлар арасында Мамадыштан «Олимп» ДЮСШ командасы беренче урынны яулады, Байлар Сабасының ДЮСШ командасы икенче булды, Аксубайның ДЮСШ командасына өченче урын бирелде. 1998-99 елларда туган спортчы кызлар арасында Яр Чаллыдан «Төзүче» командасы иң яхшы нәтиҗәгә иреште, ДЮСШ командасы-икенче, «Аксу» командасы өченче булды. 2000-2001 елларда туган спортчылар арасында Яр Чаллының «Төзүче» командасы призер булды, Аксубайның ДЮСШ командасына-икенче, Балтачның ДЮСШ командасына өченче урыннар бирелде. Аксубай футболчылары арасында Регина Миндубаева, Ильвира Салахова, Гөлүсә Хөсәенова иң яхшы уенчылар булдылар.
    Җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантаналы мохитта үтте.
    Спортчыларны район башлыгы Камил Гилманов җылы тәбрикләде. Катнашучыларның көчле алкышлары астында ул җиңүчеләргә һәм призерларга кубоклар һәм дипломнар тапшырды. Мәктәп укучыларын, яшьләрне мини-футболга җәлеп итүгә өлеш керткәннәре өчен район башлыгы Камил Гилманов, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Александров әлеге спорт төре буенча төбәкара футбол берлеге исеменнән Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: