Аксубаево
  • Рус Тат
  • Мини футбол – кабат кунакта

    Җидесеннән тугызынчы декабрьгә кадәр «Юность» спорт комплексында 1998-97 елда туган кызлар арасында мини-футбол буенча ТР беренчелеге үтте. Аксубай спорт комплексы барлык Татарстаннан хатын-кызлар футболы вәкилләрен беренче тапкыр гына кабул итми. Республика командаларының һәр очрашуы чын спорт бәйрәменә әверелә. Бу юлы да шулай булды. Республика беренчелегендә ун хатын-кызлар футбол командасы катнашты....

    Җидесеннән тугызынчы декабрьгә кадәр «Юность» спорт комплексында 1998-97 елда туган кызлар арасында мини-футбол буенча ТР беренчелеге үтте.


    Аксубай спорт комплексы барлык Татарстаннан хатын-кызлар футболы вәкилләрен беренче тапкыр гына кабул итми. Республика командаларының һәр очрашуы чын спорт бәйрәменә әверелә. Бу юлы да шулай булды.
    Республика беренчелегендә ун хатын-кызлар футбол командасы катнашты. Шул исәптән Татарстан башкаласыннан «Стрела» һәм Вахитов районыннан ДЮСШ командалары, Яр Чаллыдан «Строитель», Теләче, Лениногорск, Чирмешән, Байлар Сабасы, Әлмәттән «Юность», Мамадыштан «Олимп» командалары һәм безнең «Аксу» җыелма командасы (тренер В.Павлов).
    Спорт бәйрәмен ачу тантанасы истә калырлык булды. Тамашачылар ярышларда катнашучыларны көчле алкышлар белән каршыладылар. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сергей Александров яшь спортчыларга тәбрикләү сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Район мәгариф бүлеге начальнигы Әминә Вәлиуллина, яшьләр эше буенча һәм спорт бүлеге начальнигы Рамил Минеголов та кызларга уңышлар теләделәр. ДШИ укучылары башкаруындагы шаян музыкаль композиция, әкият геройларының катнашуы тантанага аерым төсмер бирде. Футбол баталияләре менә шундый күтәренке кәеф белән башланды.
    Җиңү өчен көрәшнең ни дәрәҗәдә киеренке буласы беренче матчтан ук күренеп торды. Җанатарлар, алар арасында Аксубай мәктәпләре укучылары, укытучылар, директорлар, учреждение хезмәткәрләре, яшьләр бар иде, спортчы кызларның матур уенын сокланып карадылар. Футбол яратучылар трибунадан командаларга көч биреп тордылар. Спорт комплексында ярышлар өч көн дәвам итте. Нәтиҗәдә казанлылар, мамадышлылар, аксубайлылар һәм ярчаллылылар финалга чыктылар.
    Аксубай җыелма командасы өченче урын өчен Чаллы шәһәренең «Строитель» командасы белән көч сынашты һәм 1:0 исәбе белән җиңүгә иреште. Казанның «Стрела» уенчылары һәм Мамадыштан «Олимп» командасы киеренке көрәшкә исәп тотты. Нәтиҗәдә Мамадыш кызлары көндәшләренә караганда көчлерәк булып чыкты һәм әлеге команда 3:0 исәбе белән көрәш барышына нокта куйды. Мамадыш командасы республика ярышларында җиңү яулады, Казанның «Стрела» командасы - икенче, «Аксу» өченче урында.
    Җиңүче командаларны бүләкләү тантаналы төстә үтте. Районда чираттагы республика ярышлары югары оешкан дәрәҗәдә үтте. Моны Казаннан килгән спорт хөкемдарлары да ассызыклап үттеләр. Билгеләп үтелгәнчә, ярышлар үткәрүгә җәлеп ителгән барлык оешмалар һәм хезмәтләр дә бердәм эшләделәр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: