Аксубаево
  • Рус Тат
  • Матчларга – җанатар паспорты белән

    Футбол яратучылар 2017 FIFA Конфедерациясе Кубогына һәм футбол буенча 2018 FIFA дөнья Чемпионаты ярышларын түземсезлек белән көтәләр. Безнең район кешеләре дә стадион трибунасындагы урыннардан күренекле спортчыларның уеннарын сокланып күзәтә алачак. Әмма футбол "фанатлары" шуны белергә тиеш: югарыда телгә алынган матчларны үткәрүгә җанатарларның идентификация ситемасы (җанатарлар паспорты) эшләнгән. Россия хөкүмәте билгеләгән...

    Футбол яратучылар 2017 FIFA Конфедерациясе Кубогына һәм футбол буенча 2018 FIFA дөнья Чемпионаты ярышларын түземсезлек белән көтәләр.

    Безнең район кешеләре дә стадион трибунасындагы урыннардан күренекле спортчыларның уеннарын сокланып күзәтә алачак. Әмма футбол "фанатлары" шуны белергә тиеш: югарыда телгә алынган матчларны үткәрүгә җанатарларның идентификация ситемасы (җанатарлар паспорты) эшләнгән. Россия хөкүмәте билгеләгән тәртипкә нигезләнеп, FIFA Конфедерациясе Кубогы матчларын карарга билет алган барлык кешеләргә дә җанатар Паспорты алу шарт булып торачак. Шулай ук 2018 елда узачак футбол буенча дөнья Чемпионатын карарга килүчеләр өчен дә әлеге документның булуы мәҗбүри. Шул исәптән балаларга да. Җанатар п аспортын тапшыру үзәге Казан шәһәре, Бауман урамы, 44 йорт адресы буенча ачылды.

    Фото: spb2018.com

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: