Аксубаево
  • Рус Тат
  • Өлкән яшьтәгеләр көч сынашты

    Аксубайда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан пенсионерларның VII Спартакиадасы узды. Спартакиадада 60ка якын спорт сөюче катнашты. Һәр спорт төрендә җиңүчеләр билгеләнде. Утлы коралдан атуда Александр Евграфовка тиңнәр булмады. Дартста Маргарита Золина һәм Виталий Сулейманкин иң яхшылар булдылар. Йөзүдә Лидия Горбунова һәм Владимир Никитин аерылып тордылар. Маргарита Золина һәм...

    Аксубайда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан пенсионерларның VII Спартакиадасы узды.

    Спартакиадада 60ка якын спорт сөюче катнашты. Һәр спорт төрендә җиңүчеләр билгеләнде. Утлы коралдан атуда Александр Евграфовка тиңнәр булмады. Дартста Маргарита Золина һәм Виталий Сулейманкин иң яхшылар булдылар. Йөзүдә Лидия Горбунова һәм Владимир Никитин аерылып тордылар. Маргарита Золина һәм Александр Евграфов иң җитез йөгерүчеләр булуларын дәлилләделәр. Өстәл теннисында Александр Перепелкин һәм Галина Макаренкова җиңүгә ирештеләр. Алар Аксубай җыелма командасы составына керәчәк һәм Казанда уздырылачак Спартакиадада районны тәкъдим итәчәк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: