Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Лаеклы алмаш үсә

Аксубай лицее кызлары Яңа Чишмәдә мини-футбол буенча мәктәп укучыларының Бөтенроссия спартакиадасы зона ярышларында уңышлы уен күрсәттеләр. Яшь футболчылар (5-6 сыйныф укучылары) өчен бу беренче күчмә көч сынашу булды. Әлеге ярышлар аларга спорт һәвәслеген, җиңү шатлыгын тою мөмкинлеге бирде. Яшь футболчылар Балык Бистәсеннән булган көндәшләре белән беренче очрашуда шәп уен күрсәттеләр...

Аксубай лицее кызлары Яңа Чишмәдә мини-футбол буенча мәктәп укучыларының Бөтенроссия спартакиадасы зона ярышларында уңышлы уен күрсәттеләр.


Яшь футболчылар (5-6 сыйныф укучылары) өчен бу беренче күчмә көч сынашу булды. Әлеге ярышлар аларга спорт һәвәслеген, җиңү шатлыгын тою мөмкинлеге бирде. Яшь футболчылар Балык Бистәсеннән булган көндәшләре белән беренче очрашуда шәп уен күрсәттеләр - үз капкаларына бер генә туп та кертмичә, көндәшләренекенә биш гол керттеләр. Спас футболчылары белән матч - 1:0 исәбе, Түбән Кама командасы белән очрашу, беренчесе кебек, лицей кызлары файдасына 5:0 исәбе белән тәмамланды. Финалда алар мәйдан хуҗалары белән очраштылар. Финалчыларның көчләре һәм мөмкинлекләре тигез булды - 1:1. Әмма алга таба очрашулар яңачишмәлеләр файдасына 2:3 исәбе белән тәмамланды. АЛ командасы турнир таблицасында өченче урынны алды.

-Футбол - күмәк уен, анда һәр катнашучының тырышлыгы мөһим, - дип сөйли физкультура укытучысы Валерий Павлов. - Футбол дружинасында уйнаучылар Елена Горбунова, Полина Егорова, Ксения Краснова, Дарья Леонтьева, Эльза Пикмеева, Кристина Семенушкина, Ангелина һәм Алина Яругиналар, Валерия Кузнецова (капкачы) үз осталыкларын күрсәттеләр. Алар лицейның өлкән футбол командасы тоткан планканы төшермәделәр.

Мәктәп укучыларының Бөтенроссия спартакиадасы зона ярышларында икенче урынны алган өчен команда кубок һәм грамота белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев