Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Кызлар да хоккей уйный

Ике ел инде Аксубайда малайлар гына түгел, кызлар да хоккей белән мавыга башлады. Аксубайның үзәк боз шугалагында булып, без моңа тагын бер кат инандык. Уенның кызган чагы, кызлар тимераякта нык басып тору гына түгел, оборонаны нык тоту белән дә аерылып тордылар. Кызларның хоккей уйнауларын минем белән бергә, аларның тренерлары һәм...

Ике ел инде Аксубайда малайлар гына түгел, кызлар да хоккей белән мавыга башлады. Аксубайның үзәк боз шугалагында булып, без моңа тагын бер кат инандык.


Уенның кызган чагы, кызлар тимераякта нык басып тору гына түгел, оборонаны нык тоту белән дә аерылып тордылар. Кызларның хоккей уйнауларын минем белән бергә, аларның тренерлары һәм бирегә җыелучылар да сокланып күзәтте.

-Кызлар икенче ел уйныйлар, узган ел "Алтын алка" призына хоккей буенча республиканың финал ярышларында катнаштылар. Республикада утызга якын хатын-кызлар командасы бар. Узган ел исә, безнең районда өч хатын-кызлар командасы - Аксубай лицее, Ибрай мәктәбе һәм район үзәгенең 3 нче мәктәбе командалары уйнады, - дип сөйли балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Нияз Хисмәтов. - Кызлар белән күнегүләр үткәрү, аларны хоккей уенының нечкәлекләренә өйрәтү җиңел түгел, әлбәттә.

Уен киеренкеләнә барды - кызлар беренче алканы көндәшләре капкасына керттеләр. Ә бит хоккейны бары тик ир-егетләр генә уйный, дип мөрәҗәгать иттем мин кызларга.

-Хоккей - ул спорт, ә спорт - сәламәт яшәү рәвеше. Ныклы холык, җиңүгә омтылу, - диләр алар бертавыштан

Кызлар. әти-әниләренең хоккей уенын өнәп бетермәүләрен дә яшермиләр, әмма әлеге спорт төренең алар өчен мавыгу гына түгел, ә тормышның бер кисәге икәнен исбатларга телиләр алар. Малайлар белән беррәттән һәр көнне күнегүләр ясыйлар, алар кебек үк боз шугалагын кардан чистартырга да иренмиләр.

-Ә башкача ничек булсын? - ди тренер, кыш бик тиз үтеп китә, нәтиҗәләргә ирешү өчен күбрәк уйнап калырга кирәк.

Кызларның әти-әниләре балаларының тегү-чигү кебек кул эшләре белән түгел, ә ир-атларга хас уен белән мавыгуларына күнеккәннәр, булса кирәк. Аның каравы кызлар ныклык, чыдамлык кебек сыйфатларны да үзләштергәннәр. Шулай булмый ни, хокей формасы гына да җиде килограмм авырлыкта бит. Иртән зарядка ясау, диета тоту да файдага гына. Шугалак янында кызлары өчен җан атып торган гаиләне күреп алдым.

-Кызыбыз өчен дә, улыбыз өчен дә көч биреп торабыз. Ярышлар вакытында бар эшебезне ташлап, аларны карарга килергә тырышабыз,- диләр ирле-хатынлы Исмәгыйлевлар.

-Быел кызлар арасында ике яшь төркемендә "Алтын алка" призына ярышлар оештырырга планлаштырабыз, - дип сөйли спорт мәктәбе директоры. -Республика ярышларында катнашырга да исәбебез бар. Боз сарайларында күнегүләр үткәргән шәһәр балаларына каршы торуы җиңел түгел, әлбәттә.

Кызларның яңа елда бер генә хыяллары бар икән, алар Аксубайда да боз сарае булсын иде дигән теләкләрен белдерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев