Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Кубок язмышы хәл ителде

Аксубайның яшь хоккейчылары район башлыгы Кубогына ярыш оештырдылар. Иң абруйлы бүләккә алты команда көч сынашты. Көрәш барышын ата-аналар һәм җитәкчелек зур кызыксыну белән күзәтте. Ярышлар башланганчы ук без тренерлардан, алар фикеренчә, кемнәрнең җиңүгә ирешәчәкләре турында сораштык. Команда җитәкчеләре нигездә призлы урыннар турында гына әйттеләр. Бары тик ДЮСШ командасы тренеры Нияз...

Аксубайның яшь хоккейчылары район башлыгы Кубогына ярыш оештырдылар.

Иң абруйлы бүләккә алты команда көч сынашты. Көрәш барышын ата-аналар һәм җитәкчелек зур кызыксыну белән күзәтте. Ярышлар башланганчы ук без тренерлардан, алар фикеренчә, кемнәрнең җиңүгә ирешәчәкләре турында сораштык. Команда җитәкчеләре нигездә призлы урыннар турында гына әйттеләр. Бары тик ДЮСШ командасы тренеры Нияз Хисмәтов кенә:
- Һичшиксез, Кубок безнеке булачак, - дип белдерде.
Әлеге турнирда һәр кертелгән алка алтын бәясенә торды. Һәрберсе үз төркемендә җиңү яулап, финалга Яңа Ибрай һәм ДЮСШ командалары чыкты.
Спорт мәктәбе укучылары тренер өметен акладылар. Триумфаль 8:0 исәбе белән төп турнирда җиңүгә ирештеләр.
- Без бүген иң матур спорт төрен күзәтеп кенә калмадык, ә район хоккееның киләчәге белән горурландык, - дип сәламләде спортчыларны район башлыгы Камил Гилманов. - Спортны һәм сәламәт яшәү рәвешен алга этәрү - безнең район сәясәтенең иң абруйлы юнәлешләренең берсе.
Шулай итеп, беренче урында - ДЮСШ хоккейчылары, икенче урында - Яңа Ибрай мәктәбе, өченче урында - Аксубай лицее. Алар яшьләр эшләре һәм спорт бүлегеннән бүләкләр алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев