Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Күрше өлкәдән – призлар белән

Кикбоксинг дистәләгән баланың иң яраткан спорт төренә әверелде. Алар тренер Алмаз Мәгыйзов җитәкчелегендә тырышып шөгыльләнәләр. Быелгы сезонда Самара өлкәсенең Кләүле районы үзәгендә үткәрелгән кара-каршы көрәш фестиваленә беренче тапкыр бару командага уңыш китерде. Кара-каршы көрәштә катнашкан 15 спортчының 14е призга лаек булды! Артем Иванов, Даниил Павлов, Гүзәл Хәмитова һәм Рената Латыйпова...

Кикбоксинг дистәләгән баланың иң яраткан спорт төренә әверелде.

Алар тренер Алмаз Мәгыйзов җитәкчелегендә тырышып шөгыльләнәләр. Быелгы сезонда Самара өлкәсенең Кләүле районы үзәгендә үткәрелгән кара-каршы көрәш фестиваленә беренче тапкыр бару командага уңыш китерде.
Кара-каршы көрәштә катнашкан 15 спортчының 14е призга лаек булды! Артем Иванов, Даниил Павлов, Гүзәл Хәмитова һәм Рената Латыйпова рингта искиткеч шәп көрәш күрсәттеләр. Үзләренең авырлык категориясендә нәкъ менә алар җиңүче булдылар да. Ә инде Ильвир Нуретдинов, Владислав Петров, Даниил Петров, Мария Бортова икенче урын ияләре булдылар. Марсель Нигъмәтуллин, Илья Еграшкин, Николай Бибиков, Гөлнара Кәримова, Тимур Сибгатуллин һәм Тимур Юматов үз авырлык категорияләрендә өченче приз алу бәхетенә ирештеләр.
-Балалар уңышка ирешүләренә куанып туя алмыйлар, - дип уртаклашты фикерләре белән тренер Алмаз Мәгыйзов. Рингта башка районнар һәм төбәкләр кикбоксингчылары белән очрашу бездә нинди алымнарның яхшырак эшләнүен, киләсе күнегүләргә әзерләнгәндә нәрсәгә җитдиерәк игътибар бирергә кирәклеген күрсәтте.
Кара-каршы көрәшү спорты фестиваленә бару кикбоксингчыларның әти-әниләре һәм производство предприятиесе җитәкчесе Руслан Вәлиевнең матди ярдәме белән мөмкин булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев