Аксубаево
  • Рус Тат
  • Көрәшчеләр – батырлар

    Аксубай көрәшчеләре спорт копилкасын кабаттан югары бүләкләр белән тулыландырдылар. Базарлы Матакта Авыл хуҗалыгы хезмәтчәне көненә багышланган билбау көрәше узды. Александр Скворцов тәрбияләгән спортчылар үзләренең осталыкларын һәм җитезлекләрен күрсәттеләр. Ольга Шугаева, Михаил Горожанкин, Стас Гаврилов һәм Юра Афанасьев үзләренең авырлык категорияләрендә беренче урыннарны яуладылар. Адель Садыйков, Руслан Садыйков, Рәҗәп Мифтәхов, Илдус...

    Аксубай көрәшчеләре спорт копилкасын кабаттан югары бүләкләр белән тулыландырдылар.

    Базарлы Матакта Авыл хуҗалыгы хезмәтчәне көненә багышланган билбау көрәше узды. Александр Скворцов тәрбияләгән спортчылар үзләренең осталыкларын һәм җитезлекләрен күрсәттеләр. Ольга Шугаева, Михаил Горожанкин, Стас Гаврилов һәм Юра Афанасьев үзләренең авырлык категорияләрендә беренче урыннарны яуладылар. Адель Садыйков, Руслан Садыйков, Рәҗәп Мифтәхов, Илдус Камалов - ярышларның көмеш призерлары. Вадим Савинов, Илнар Камалов, Андрей Чернышов бронза яуладылар. Спортчыларның ата-аналары тренерларына укучыларны яхшы әзерләве өчен һәм Аксубайның универсаль технологияләр техникумы директоры Фәрхат Аюповка балаларны алып барып кайтуны оештырганы өчен рәхмәтләрен белдерделәр.

    Фото: alkeevskiy.tatarstan.ru

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: