Аксубаево
  • Рус Тат
  • Көрәш мәктәбенең абруе зур

    Җиңү көне алдыннан Аксубайда 2000-2002 елларда туган егетләр һәм кызлар арасында билбау көрәше буенча Татарстан беренчелегенә ярышлар үтте. Көч сынашулар ике көн дәвам итте. Беренче көнне көрәш ирекле стильдә барды, бөтен республикадан 220 көрәшче катнашты. Икенче көнне - классик стильдә 67 спортчы көч сынашты. Аксубай районы башлыгы Камил Гилманов чемпионатны...

    Җиңү көне алдыннан Аксубайда 2000-2002 елларда туган егетләр һәм кызлар арасында билбау көрәше буенча Татарстан беренчелегенә ярышлар үтте.

    Көч сынашулар ике көн дәвам итте. Беренче көнне көрәш ирекле стильдә барды, бөтен республикадан 220 көрәшче катнашты. Икенче көнне - классик стильдә 67 спортчы көч сынашты.

    Аксубай районы башлыгы Камил Гилманов чемпионатны ачып, ярышларның район өчен мөһимлеген ассызыклады.

    - Аксубай билбау көрәше буенча чемпионнар һәм дөньякүләм призерлар үстерде, шуңа күрә безнең район республика беренчелеген үткәрү өчен очраклы гына сайланмады, - диде Камил Камал улы.

    Ул спортчыларга - уңышлар, хөкемдарлар коллегиясенә гаделлек теләде.

    - Аксубай көрәш мәктәбенең Татарстанда абруе зур, - дип билгеләп үтте республика җыелма командасы тренеры, халыкара категорияле хөкемдар Минхалит Гилманов. - Сезнең көрәшчеләр республика җыелма командасы составында халыкара класслы ярышларда бер генә тапкыр катнашмадылар. Сезнең районда әлеге борынгы спорт төре белән актив шөгыльләнүләрен без яхшы беләбез.

    Сүз уңаеннан, хөкемдарлар комиссиясендә спорт мастеры, 2014 елның дөнья чемпионкасы, 2015 елда бронза призер исеменә лаек булган, Александр Скворцов тәрбияләгән, хәзерге вакытта исә Спорт академиясе талибәсе Диләрә Латыйпова да бар иде.

    Ярышларның беренче көне Аксубайга күп бүләкләр алып килде. Дөнья чемпионкасы Илвира Сәлахова ирекле стильдә беренче урынны алды. Икенче урында Ольга Шугаева һәм Айнура Төхвәтуллина. Михаил Горожанкин, Надежда Сулбаева, Данил Галиуллин һәм Әмирхан Дәүләтшин бронза призерлар булдылар.

    Икенче көнне Илсаф Сафиуллин - алтын, Рәҗәб Мифтәхов бронза яуладылар. Аларның барысы да Александр Скворцов һәм Җәмил Сәйфуллинда күнекмәләр алалар. Команда зачетында безнекеләргә өченче призлы урынны яулар өчен бик аз гына балл җитмәде. Ләкин, 22 команда катнашуын исәпкә алганда, дүртенче урын да начар нәтиҗә түгел.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: