Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Көрәш мәктәбе абруй казана

Абруйлы турнирдан Аксубай спортчысы бронза бүләк алып кайтты. Атказанган спорт мастеры Шамил Садриев истәлегенә оештырылган билбау көрәше буенча турнир Түбән Камада үтте. Ярышларда Татарстанның һәм Россия төбәкләренең 30 шәһәреннән һәм районыннан килгән 205 спортчы катнашты. Александр Скворцов укучысы Ильвира Салахова ныклы холыклы һәм түзем булуын күрсәтте. Башта Ильвира Казахстан спортчысын,...

Абруйлы турнирдан Аксубай спортчысы бронза бүләк алып кайтты.


Атказанган спорт мастеры Шамил Садриев истәлегенә оештырылган билбау көрәше буенча турнир Түбән Камада үтте. Ярышларда Татарстанның һәм Россия төбәкләренең 30 шәһәреннән һәм районыннан килгән 205 спортчы катнашты.

Александр Скворцов укучысы Ильвира Салахова ныклы холыклы һәм түзем булуын күрсәтте.

Башта Ильвира Казахстан спортчысын, ә аннан соң Чиләбе һәм Мәскәү кызларын җиңә. Владимир шәһәреннән килгән кыздан ул 3 очкога алдан бара. Әмма көтелмәгән имгәнү - егылып Ильвира умрау сөяген имгәтә. Зур түземлек күрсәтеп, көрәшне дәвам итсә дә, ул җиңелә. 3нче урын өчен көрәш һәрвакытта да кыен дип раслыйлар спорт белгечләре, чөнки монда призлы урын өчен язмыш хәл ителә. Безнең спортчыбыз бронза приз өчен Чиләбе кызы белән очраша. Нәтиҗәдә ул әлеге бүләккә ия була. Дума мәктәбеннән Нәфис Мингатинга 3 нче урынны алу өчен бераз гына очко җитми. Билбау көрәше буенча халыкара федерациясе генераль секретаре Хәбир Хәбибуллин аксубайлыларның яхшы чыгышын билгеләп үтте. Аның әйтүенчә Аксубайның көрәш мәктәбе чемпионнар тәрбияли һәм алар Россия, БДБ көрәшчеләре арасында абруй казаналар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев