Аксубаево
  • Рус Тат
  • Кросс – чираттагысы, йолалар – гадәттәгечә

    Бөек Җиңү көнендә Советлар Союзы герое Григорий Романов истәлегенә аның кече ватанына кадәр җиңел атлетика ярышлары 38 нче тапкыр үтте. Җиңелатлетчылар районның үзәк мәйданыннан кузгалып киттеләр. Алар арасында төрле яшьтәге кешеләр: ветераннар да, яшүсмерләр дә бар иде. Автотрасса буйлап Кәкре Күл авылына кадәрле дистанция 14,7 километрны тәшкил итә. Йөгерешчеләрне район...

    Бөек Җиңү көнендә Советлар Союзы герое Григорий Романов истәлегенә аның кече ватанына кадәр җиңел атлетика ярышлары 38 нче тапкыр үтте.

    Җиңелатлетчылар районның үзәк мәйданыннан кузгалып киттеләр. Алар арасында төрле яшьтәге кешеләр: ветераннар да, яшүсмерләр дә бар иде.

    Автотрасса буйлап Кәкре Күл авылына кадәрле дистанция 14,7 километрны тәшкил итә. Йөгерешчеләрне район ДОСААФ бүлеге автомобильләре мотокроссы озата барды.

    16-18 яшьлек яшүсмерләр арасында беренче булып финишка Рәфис Сәгыйтов килде, Рәфис Бикушев - икенче, Юрий Глазков өченче призер булды. Шул яшьтәге кызлар арасында беренчелекне - Чулпан Ногманова, икенче урынны Вера Шугаева алды.

    19-29 яшьлек йөгерешчеләр арасында Андрей Липатов беренчелекне беркемгә дә бирмәде. Егор Гусляков икенче урынны яулады. 30-39 яшьтәге ир-атлар арасында ТР триатлоны Федерациясеннән Вячеслав Бушуев иң җитезе булды. 40-49 яшьлек ир-атлар арасында беренче һәм икенче урыннарны - Зәйдән Михаил Комендантов һәм чистайлы Айрат Зарипов яулады. Өченче булып Леонид Васильев килде. Шул яшьтәге хатын-кызлар арасында беренче урынны Зоя Шихранова яулады. 50 яшьтән олырак ир-атлар арасында Чистайдан килгән Юрий Никитин җиңүче булды, Леонид Воркунов икенче нәтиҗәгә иреште, Яр Чаллы шәһәреннән Хәким Фәссәхов һәм Алексей Бурмисов өченче урынны алдылар. Өч километрлы дистанциядә 1998 елгы һәм яшьрәк егетләр арасында призерлар булып Айрат Шәрифуллин, Дмитрий Михайлов, Сергей Иванов танылды. Шул яшьтәге кызлар арасында - Алсу Сәрвәртдинова, Мария Енизеркина, Екатерина Чернова призлы урыннарны алдылар.

    Дмитрий Павлов, Илья Ефимов, Алексей Бульбов, Никита Качаев, Вадим Липатов та үзләренең яшь категориясендә бүләкләр алдылар. Иң яхшы ун спортчы грамота, медальләр һәм йөгерешче сыннары белән бүләкләнде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: