Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Күп төр ярышлар үтте

Күптән түгел яшьләр үзәгендә мәктәп укучылары һәм өлкәннәр арасында шахмат-шашка төрләре буенча район ярышлары үтте. Быел турнирда 9 гомумбелем бирү учреждениесеннән шахмат һәм шашка яратучы 57 укучы катнашты. 1-4 сыйныфта укучы 14 малай арасында, узган елдагы кебек Аксубай лицееннан Алеша Иванов иң яхшы уенчы булды, 3 нче Аксубай урта мәктәбендә...

Күптән түгел яшьләр үзәгендә мәктәп укучылары һәм өлкәннәр арасында шахмат-шашка төрләре буенча район ярышлары үтте.


Быел турнирда 9 гомумбелем бирү учреждениесеннән шахмат һәм шашка яратучы 57 укучы катнашты.
1-4 сыйныфта укучы 14 малай арасында, узган елдагы кебек Аксубай лицееннан Алеша Иванов иң яхшы уенчы булды, 3 нче Аксубай урта мәктәбендә белем алучы Никита Убейкин икенче урынны яулады, 3 нче Аксубай урта мәктәбенең 3 нче сыйныф укучысы Данир Сәхабетдиновка өченче урын бирелде. Кызлар арасында Юлия Мортазина һәм Анна Михайлова (икесе дә Иске Кармәт урта мәктәбеннән) яхшы нәтиҗә күрсәттеләр, ә Анна Пикалова (Иске Ильдеряк урта мәктәбе) белән Лилия Сөләйманова (Аксубай гимназиясе) өченче урынны үзара бүлештеләр.
5-7 сыйныфта укучы 10 малай арасында урыннар түбәндәгечә билгеләнде: Данил Михайлов (Иске Кармәт), Илнур Фәйзуллин (Аксубай лицее) һәм Сергей Новичков (Иске Кармәт урта мәктәбе). Кызлар арасында 3 нче Аксубай урта мәктәбеннән Анна Ванюкова һәм Кристина Васильева (Савгач) иң яхшылар булдылар.
Яшүсмерләр арасында икенче урын алган Алмаз Камиловтан өч очкога алдан барган Савелий Купцов беренче урынны яулады (икесе дә 3 нче Аксубай урта мәктәбе укучылары). ПЛ-88 укучысы Костя Тимофеевтан ярты очкога гына алда барган Григорий Новичковка (Иске Кармәт) өченче урын бирелде.
Кызлар арасында Диләрә Латыйпова (Иске Кармәт), Ильвира Салахова (АЛ) һәм Ольга Михайлова (2 нче Аксубай урта мәктәбе) иң көчлеләр булдылар. Геннадий Горбатов (Аксубай) ир-атлар арасында шахмат-шашка ярышлары буенча 9 нчы район Чемпионаты җиңүчесе булды, Михаил Водышев (Иске Савруш) - икенче урынны яулады, Михаил Охотниковка (Савгач) өченче урын бирелде. 2 нче Аксубай урта мәктәбе укытучысы Геннадий Горбунов шахмат уеннарында үзенең барысыннан да көчле булуын күрсәтте, ә менә шашка уеннарында аңа бәхет елмаймады. Нәтиҗәдә, ул дүртенче урынга чыкты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шахмат һәм шашка