Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Көмеш – лаеклы нәтиҗә

Иске Мокшино мәктәбе укучылары җитди шөгыльләнгән спорт төрләренең берсе - баскетбол. Аларның тренеры - Фәрхат Гайнуллин. Баскетбол ярышларында команда күптапкыр призлы урыннар яулады. Районда иң яхшы баскетболчылар буларак, Иске Мокшино командасы Аксубайны "КЭС-БАСКЕТ" Мәктәп Баскетбол лигасы республика чемпионатының зона этабында тәкъдим итте. Кызлар сынатмадылар. Чистай һәм Алексеевск командалары белән очрашуда...

Иске Мокшино мәктәбе укучылары җитди шөгыльләнгән спорт төрләренең берсе - баскетбол.


Аларның тренеры - Фәрхат Гайнуллин. Баскетбол ярышларында команда күптапкыр призлы урыннар яулады. Районда иң яхшы баскетболчылар буларак, Иске Мокшино командасы Аксубайны "КЭС-БАСКЕТ" Мәктәп Баскетбол лигасы республика чемпионатының зона этабында тәкъдим итте. Кызлар сынатмадылар. Чистай һәм Алексеевск командалары белән очрашуда Аксубай командасы ярымфиналга чыкты. Бу турда да алар Спас районы баскетболчыларыннан көчлерәк булуларын исбатладылар. Финал ярышлары киеренке булды. Аксубай кызлары Түбән Кама командасыннан бер генә очкога калыштылар. Шулай итеп, безнең дружина зона турының көмеш призеры булды. Команда Зәйдә узачак республика чемпионаты финалында катнашу хокукын яулады. Команда составында Анастасия Кустенева, Ләйсирә Минсафина, Елизавета Бокарева, Светлана Мидюкова, Әдилә Кыямова, Яна Проглядо, Виолетта Лимонова, Валерия Лимонова. Бердәмлек һәм җиңүгә омтылыш кызларга уңыш алып килде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев