Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Кикбоксингчылар–иң яхшылар арасында

Март аенда Тольяттида кикбоксинг буенча Идел буе Федераль округ чемпионаты һәм Беренчелегендә К-1 һәм Фулл-контакт бүлекләрендә безнең район кикбоксингчылары да катнашты. Әлеге ярышлар РФ Чемпионатына сайлап алу турлары булды. Аларда Россия Федерациясенең тугыз субъектыннан килгән егетләр һәм кызлар катнашты. Самара, Саратов, Ульян, Түбән Новгород, Киров өлкәләреннән, Татарстан, Башкортостан, Удмуртия, Чуашстан...

Март аенда Тольяттида кикбоксинг буенча Идел буе Федераль округ чемпионаты һәм Беренчелегендә К-1 һәм Фулл-контакт бүлекләрендә безнең район кикбоксингчылары да катнашты.


Әлеге ярышлар РФ Чемпионатына сайлап алу турлары булды. Аларда Россия Федерациясенең тугыз субъектыннан килгән егетләр һәм кызлар катнашты. Самара, Саратов, Ульян, Түбән Новгород, Киров өлкәләреннән, Татарстан, Башкортостан, Удмуртия, Чуашстан республикаларыннан килгән 364 спортчы өч көн дәвамында Идел буе Федераль округында иң көчле исемен дәгъваладылар.
Аксубайдан Алмаз Мәгыйзов укучылары Идел буеның көчле спортчылары белән көч сынаштылар.


42 килограммлы авырлык үлчәмендә кикбоксингчылар арасында Алексей Иванов өченче урынны алды. 48 килограммлы авырлык категориясендә 2 нче Аксубай урта мәктәбе укучысы Дмитрий Козлов икенче призер булды. Бу егет Алмаз Мәгыйзовта ел ярым гына шөгыльләнә. Мәйданчыкта исә ул җиде ел стажы булган спортчы белән көч сынашты. Дима үзен лаеклы тотты.


Көндәшләрен уңышлы җиңеп, Ксения Кузьмина ышанычлы рәвештә финалга чыкты. Монда ул Европа чемпионкасы белән көч сынашты. Аның нәтиҗәсе-өченче урын. Светлана Щекачева да үзен оста көрәшче итеп күрсәтте. Финал ярышларында ул Түбән Новгородтан лидерга гына биреште һәм турнир таблицасында икенче урынны алды.


- Әлеге абруйлы ярышларда катнашу, безнең спортчыларыбызның җиңүгә ихтыяр көчләре зур икәнен күрсәтте,-дип әйтте Тольяттидан кайткач тренер Алмаз Мәгыйзов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев