Аксубаево
  • Рус Тат
  • КЭС-баскет Аксубайда

    Шимбә көнне «КЭС-Баскет» Россия мәктәп төбәкара баскетбол лигасының суперфинал уеннарын тантаналы ачу булды. Аны ачу тантанасында барлык район җитәкчеләре катнашты. Аксубай муниципаль район башлыгы Камил Гилманов спортчыларга сәламлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте. «Без мөһим вакыйгага җыелдык. Бу республика масштабындагы ярыш. Сезгә уңышлар телим! Сез-безнең спортның киләчәге!,-дип ассызыклады Камил Камалович. Ул...

    Шимбә көнне «КЭС-Баскет» Россия мәктәп төбәкара баскетбол лигасының суперфинал уеннарын тантаналы ачу булды.


    Аны ачу тантанасында барлык район җитәкчеләре катнашты. Аксубай муниципаль район башлыгы Камил Гилманов спортчыларга сәламлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте. «Без мөһим вакыйгага җыелдык. Бу республика масштабындагы ярыш. Сезгә уңышлар телим! Сез-безнең спортның киләчәге!,-дип ассызыклады Камил Камалович.
    Ул бирегә җыелган барлык ир-егетләрне, үсмерләрне Ватанны саклаучылар көне белән котлады һәм финалны ачык дип белдерде.
    ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының җитәкче белгече Жанна Соркина да җыелучыларны сәламлады. Ул чараның югары дәрәҗәдә оештырылуын билгеләп үтте һәм барлык катнашучыларга да рәхмәт белдерде. Мәгариф һәм фән министрлыгы исеменнән район башлыгы Камил Гилмановка, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Александровка, мәгариф бүлеге начальнигы Әминә Вәлиуллинага, ИМЦ методисты Фәрит Хуҗиәхмәтовка, ДЮСШ директоры Нияз Хисмәтовка һәм «Юность» УСЗ директоры Радик Мостафинга Рәхмәт хатлары тапшырды. Балалар сәнгать мәктәбе тәкъдим иткән хореография композициясе (рәсемдә) ямь өстенә ямь булды.
    Тантаналы өлештән соң беренче көч сынашулар башланды. Ярышларны Алексеевск һәм 3 нче Аксубай урта мәктәбе кызлары ачты. Аксубайлылар уенны бик җитез башладылар. Аларны барлык җанатарлар да хуплады. Беренче очрашу Алексеевск кызлары файдасына 14:7 исәбе белән төгәлләнде. Икенчесендә безнең кызлар уенны үз кулларына алдылар, әмма җиделе саны үзгәрешсез кала бирде. Нәтиҗәдә Алексеевск командасы 31:7исәбе белән җиңде.
    Бераз ял итеп алганнан соң җанатарлар Спасның җыелма командасы белән безнең Иске Мокшино командасы арасындагы уеннарны тамаша кылырга әзерләнделәр.
    Алар бик шәп уен күрсәттеләр. Мокшинолылар үзләренең көчле булуларын исбатларга теләсәләр дә, көндәшләр дә төшеп калганнардан булмады. Һөҗүм киеренке барды, матч әле бер команда хисабына, әле икенчесенә күчте. Шулай итеп, беренче период 10:10 исәбе белән төгәлләнде. Безнекеләр туп кертергә өлгермиләр, спас егетләре җитезлек күрсәтәләр. Матч тәмамлануга өч минут калганда, исәп 12:12 иде әле. Һәм менә безнең спортчы Алексей Косарев өч очколы туп кертте. Бу уңышны бөтен зал күтәреп алды, әмма спаслылар югалып калмадылар, шундый ук туп керттеләр. Исәп тигезләште һәм өстәмә тайм таләп ителде. Әлеге таймда бирелгән өстәмә дүрт минут эчендә егетләр дүрт-алты туп ыргытырга өлгерделәр. Шулай итеп җанатарларны ахыргача киеренке халәттә тоттылар. Әмма спаслыларның ялгышы алар өчен аянычлы роль уйнады. Безнең спортчы Алеша Косарев штраф тубы ыргытты, без ул ыргыткан тупның түгәрәккә ничек ипле эләгүен кызыксынып күзәттек. Нәтиҗәдә, бу ике очкога аерма бирде. Ә көндәшләр тренеры шунда ук тайм-аут алды. Бераз хәл алган уенчылар һөҗүм артыннан һөҗүм ясарга тырыштылар. Менә матчның соңгы минуты игълан ителде. Ул безнең беренче җиңүебезне күрсәтте. Безнең команда файдасына исәп 27:21 булды. «Афәрин»!-дип сулыш ала трибуна. Арыган, һәм уеннан канәгатьлек алган егетләр үзләренең тренерлары янына киләләр.
    «Бу уен егетләрне дәртләндерде,-дип аңлатма бирә Рәис Бикулов.-Мин аларның көчле уеныннан һәм нәтиҗәләрдән бик канәгать».

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: