Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Келәмдә – иң яхшылар

Шимбә көнне «Юность» УЗС та «Таткоммунэнерго» ААҖ призына самбо буенча республика турниры үтте. Спорткомплекс республикадан һәм Самара өлкәсеннән килгән кунакларны чираттагы тапкыр кабул итте һәм катнашучылар күпсанлы җанатарлар һәм яшь спортчыларның әти-әниләре билгеләп үткәнчә, ярышлар югары дәрәҗәдә оештырылган иде. Аксубай, Кукмара, Яр Чаллы, Әлмәт, Бөгелмә, Чистай, Нурлат һәм шулай ук...

Шимбә көнне «Юность» УЗС та «Таткоммунэнерго» ААҖ призына самбо буенча республика турниры үтте.


Спорткомплекс республикадан һәм Самара өлкәсеннән килгән кунакларны чираттагы тапкыр кабул итте һәм катнашучылар күпсанлы җанатарлар һәм яшь спортчыларның әти-әниләре билгеләп үткәнчә, ярышлар югары дәрәҗәдә оештырылган иде.
Аксубай, Кукмара, Яр Чаллы, Әлмәт, Бөгелмә, Чистай, Нурлат һәм шулай ук Самара өлкәсенең Кошки һәм Сергеевск командаларын җыелучылар спорт маршы астында көчле алкышлар белән каршыладылар. Район башлыгы урынбасары Юныс Хәмидуллин, «Таткоммунэнерго» ААҖ генераль директоры Илфар Садретдинов, яшьләр эше һәм спорт буенча бүлек начальнигы Рамил Минеголов спортчыларны котлап, уңышлар теләделәр. Ярышларны ачу тантанасын ДШИ укучылары бию композициясе белән бизәделәр. Боларның барысы да яшь көрәшчеләргә дәрт һәм көч өстәде.
Ярышлар өч келәмдә алты сәгать буена барды. Башта дулкынлану хисләре сизелсә дә, алга таба җиңүгә омтылу хисе көчәйде. Көндәшләр нык ихтыярлы булганга, көч сынашулар да кискен булды. Бигрәк тә өлкән яшьтәге самбочылар арасында. Залның һәр уңышлы яки җиңелү мизгеленә реакциясе көчле булды.
Нәтиҗәдә Аксубай ДЮСШ командасы (тренер Александр Скворцов) күп кенә призлы урыннарны яулады. В.Сулбаев, А.Иванов, Д.Латыйпова, Р.Хәмитова, О.Шугаева, С.Овчинников, Э.Салахова, П.Калуков, Ю.Мартынов үзәренең авырлык һәм яшь категорияләрендә беренче урыннарны яуладылар. И.Сәйфуллин, Н.Крайнов-икенче, А.Сәйфуллина, М.Егоров, Р.Чернов, Б.Мөхетдинов, Р.Сөнгатуллин, Д.Чернов, А.Орлов, П.Калуков өченче булдылар. Команда зачетында урыннар түбәндәгечә билгеләнде: беренче урында-аксубайлылар, икенче-Самара өлкәсенең Кошки һәм Сергеевка спортчылары, өченче урында чистайлылар.
Призерларны бүләкләү тантанасы тамашачыларның көчле алкышлары астында үтте. Спорт тантанасын оештыручылар ярышларда катнашучыларга, спонсор ярдәме күрсәтүчеләргә рәхмәт белдерделәр. Болар - район предприятиеләре, оешмалары һәм эшмәкәрләре-Игорь һәм Иван Шугаевлар, Ф.Аюпов, В.Нәсыйбуллин, Р.Минеголов, Р.Сафиуллин, В.Семенов, З.Сафин, И.Хәйруллин, А.Федоров, Ф.Семенов, А.Убейкин, М.Рафиков, Ю.Седов, А.Киселев, А.Семенов, Р.Волков, И.Шакиров, М.Гимадиев, А.Гайнуллин, Р.Айзатуллин, И.Шәфигуллин, Н.Зюзин, Р.Батдалов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев