Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Көч һәм җитезлек – уңыш нигезе

Ольга Шугаева Татарстанның җыелма командасы составында дэюдо буенча Россия Федерациясе беренчелегендә катнашты. Ярышлар 22-25 майда Курск шәһәрендә үттеләр. Ольга, бер генә көрәшүдә дә җиңелмичә, финалга чыкты. Ул бик матур көрәш күрсәтте. Гомумкоманда зачетында Татарстанның җыелма командасы бишенче урынны алды. Призерлар өчлегендә Мәскәү, Краснодар һәм Питер командалары. -Тренерыбыз Александр Семенович безне...

Ольга Шугаева Татарстанның җыелма командасы составында дэюдо буенча Россия Федерациясе беренчелегендә катнашты.


Ярышлар 22-25 майда Курск шәһәрендә үттеләр. Ольга, бер генә көрәшүдә дә җиңелмичә, финалга чыкты. Ул бик матур көрәш күрсәтте. Гомумкоманда зачетында Татарстанның җыелма командасы бишенче урынны алды. Призерлар өчлегендә Мәскәү, Краснодар һәм Питер командалары.
-Тренерыбыз Александр Семенович безне дзюдо алымнарына гына түгел, ә инде җиңәргә дә өйрәтә, - дип сөйли беренче яшүсмерләр разрядын яулаучы яшь спортчы. -Һәм гомумән, ул бик әйбәт кеше, яшь спортчыларның менә дигән остазы. Минем өчен иң куркынычы - аның битенә кызыллык китерү. Ул һәркайсыбызга күпме көч, тырышлык куя бит. Тренерыбыз һәрвакытта да итагатьле, кешелекле. Аның төп девизы - "Көч һәм җитезлек уңыш нигезе!" Көрәшүче көрәшүнең йөзләгән алымын белергә тиеш, шул чакта үзеңнән көчлерәк көндәшеңне дә җиңә аласың. Бары тик тырышлык, үҗәтлек килә алымнарны үзләштерергә ярдәм итә.
Тренер Александр Скворцов укучысын келәмдә, татамида һәм шулай ук Сабантуй ипподромында уңышлы чыгыш ясарга булышкан "серләр" әнә шундый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев