Аксубаево
  • Рус Тат
  • Кайчакта алар кабаттан әйләнеп кайталар

    30 августта Яшьләр үзәгендә Татарстан суверенитеты уңаеннан шахмат турниры үтте. Матчларда 9 спортчы көч сынашты һәм күп санлы киеренке ярышлардан соң, шахмат буенча район чемпионы - Савруштан Михаил Водышевны узып, Савелий Купцов беренче урынга чыкты. Өченче урынны Илнар Гафиятов алды. Шуны билгеләп үтәсе килә, ул күптән җиңүгә ышаныч уятып килде...

    30 августта Яшьләр үзәгендә Татарстан суверенитеты уңаеннан шахмат турниры үтте.

    Матчларда 9 спортчы көч сынашты һәм күп санлы киеренке ярышлардан соң, шахмат буенча район чемпионы - Савруштан Михаил Водышевны узып, Савелий Купцов беренче урынга чыкты. Өченче урынны Илнар Гафиятов алды. Шуны билгеләп үтәсе килә, ул күптән җиңүгә ышаныч уятып килде һәм аның бу юлы яулаган уңышы очраклы түгел, чөнки моңа кадәр дә аңа иң көчле бишлектә булу бәхете елмайган иде.

    Шахмат баталияләреннән соң шашка буенча көч сынашулар башланды. Аксубай районының шашка буенча XVII чемпионаты турнирда катнашучыларда, әлеге ярышларда 15 тапкыр җиңүгә ирешкән Геннадий Горбатов кабат җиңү яулармы дигән кызыксыну уятты. Анардан тыш, район үзәге чемпионы Михаил Водышев, математика укытучысы Владимир Королев һәм озакка сузылган авырудан соң интеллектуаль спортка кабаттан әйләнеп кайткан Павел Егоров турнир фаворитлары булдылар. Турнир азагында тарихта беренче тапкыр Геннадий Горбатов берничә тапкыр көтелмәгән җиңелүгә дучар булды һәм бу уңышсызлык аны призерлар исемлегеннән төшереп калдырды. Савелий Купцов чемпион исеменә лаек булды. Шуны билгеләп үтәбез, ул, шахмат буенча да, шашка буенча да Аксубай районы чемпионы булу бәхете елмайган Павел Егоровтан соң тарихка икенче спортчы буларак керде.

    Икенче урынны, инде өченче тапкыр рәттән Владимир Королев яулый. Ә өченче урын өчен ветеран Павел Егоров һәм Алмаз Камилов арасында җитди көрәш башланды. Тупланган очколар исәбе тигез булып чыкты һәм бары тик өстәмә күрсәткеч кенә - "шәхси очрашу" Егоров файдасына булды. Җиде ел гомерен инвалид коляскасында үткәреп, физик авыртуларны җиңеп ул кабаттан призерлар арасында, үзенең оста уенчы гына түгел, ә югары үрләр яулау өчен көрәшергә сәләтле булуын да дәлилләде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: