Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Картингчылар сынатмады

Картинг - район үзәгендәге 2 нче санлы мәктәп укучыларының иң яраткан шөгыле. Укучылар дәресләрдән соң Валентин Якимов җитәкчелегендә картклубта теләп шөгыльләнәләр. Техника белән танышу, аңарда җилдерү балаларда зур кызыксыну уята, бу хисләрне берни белән дә чагыштырып булмый. Техниканы тулысынча үзләштереп, аңа идарә итүдә билгеле бер дәрәҗәгә җитүчеләр, безнең районны төрле...

Картинг - район үзәгендәге 2 нче санлы мәктәп укучыларының иң яраткан шөгыле.

Укучылар дәресләрдән соң Валентин Якимов җитәкчелегендә картклубта теләп шөгыльләнәләр. Техника белән танышу, аңарда җилдерү балаларда зур кызыксыну уята, бу хисләрне берни белән дә чагыштырып булмый. Техниканы тулысынча үзләштереп, аңа идарә итүдә билгеле бер дәрәҗәгә җитүчеләр, безнең районны төрле рангтагы ярышларда тәкъдим итәләр.
МВД хезмәткәрләре балалары арасында уздырылган картинг буенча көч сынашуларда әлеге клубта шөгыльләнүче Диләрә Срурова һәм Илья Лукин катнашты. Трассада профессиональ клубларда күнегүләр узган иң көчлеләр белән көч сынашырга туры килсә дә, безнең картингчылар үзләрен ышанычлы тоттылар. Һәм финалга чыктылар. Мәктәп клубы өчен - бу зур җиңү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев