Аксубаево
  • Рус Тат
  • Кабаттан иң яхшылар исәбендә

    Яр Чаллы шәһәрендә 2002-2003 елда туган яшүсмерләр арасында баскетбол буенча ТР Беренчелеге үтте. Беренчелек өчен Татарстанның иң яхшы 10 командасы көрәште, алар исәбендә Аксубай җыелма командасы да бар иде. Үзләренең төркемнәрендә безнең баскетболчылар Ютазы (исәп 48:31), Сарман (исәп 51:6), Актаныш (исәп 72:24) районнарыннан килгән спортчыларны җиңделәр. Ләкин берничә баллга гына...

    Яр Чаллы шәһәрендә 2002-2003 елда туган яшүсмерләр арасында баскетбол буенча ТР Беренчелеге үтте.

    Беренчелек өчен Татарстанның иң яхшы 10 командасы көрәште, алар исәбендә Аксубай җыелма командасы да бар иде. Үзләренең төркемнәрендә безнең баскетболчылар Ютазы (исәп 48:31), Сарман (исәп 51:6), Актаныш (исәп 72:24) районнарыннан килгән спортчыларны җиңделәр. Ләкин берничә баллга гына Алексеевск командасы уенчыларына оттырдылар. Өченче урын өчен матчта 69:45 исәбе белән аксубайлылар Питрәч районы командасын җиңделәр.

    Аксубайның җыелма командасында Иске Мокшино мәктәбе укучылары - Михаил һәм Николай Жуковлар, Нәфкәт Минхәйдәров, Булат Минсафин, Рамил Гатин һәм Аксубай лицееннан Арсений Охотников, иске Тимошкинодан Максим Макаркин, Иске Үзи мәктәбеннән Станислав Буслаев уйнадылар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: