Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Кабат–иң яхшылар арасында

Күптән түгел Нурлатта билбау көрәше буенча төбәкара ярышлар үтте. Ярышларда Самара өлкәсе һәм Татарстан районнары спортчылары катнашты. Аксубай командасын тренер Александр Скворцов җитәкчелегендәге ДЮСШ командасы тәкъдим итте. Аның тәрбиясендә булган спортчылар кабат иң яхшылар арасына керделәр. 40 килограммга кадәрле авырлык категориясендәге кызлар арасында Эльвира Салахова (Аксубай лицее) җиңү яулады, Хәмитова...

Күптән түгел Нурлатта билбау көрәше буенча төбәкара ярышлар үтте.


Ярышларда Самара өлкәсе һәм Татарстан районнары спортчылары катнашты. Аксубай командасын тренер Александр Скворцов җитәкчелегендәге ДЮСШ командасы тәкъдим итте. Аның тәрбиясендә булган спортчылар кабат иң яхшылар арасына керделәр.
40 килограммга кадәрле авырлык категориясендәге кызлар арасында Эльвира Салахова (Аксубай лицее) җиңү яулады, Хәмитова Рәзилә (3 нче Аксубай урта мәктәбе) өченче урынны алды. 50 килограммга кадәрле авырлык категориясендә Диләрә Латыйпова (Иске Кармәт) беренче урынны алды.
Егетләрнең уңышлары да начар түгел. 35 килограммга кадәрле авырлык категориясендә 3 нче Аксубай урта мәктәбе укучысы Сергей Овчинников икенче призер булды, биш килограммга күбрәк авырлык категориясендә Михаил Егоров та (Сөнчәле мәктәбе) шундый ук нәтиҗәгә иреште. 50 килограммга кадәрле авырлык категориясендә Илдар Хәйруллин (3 нче Аксубай урта мәктәбе) икенче урынны яулады, Крайнов Александр (Сөнчәле) һәм Рафаэль Сингатуллин (3 нче Аксубай урта мәктәбе) өченче призерлар булдылар. 55 килограммга кадәр-Павел Калуковка-икенче, 60 килограммга кадәр-Руслан Черновка-беренче, Денис Орловка икенче урын бирелде. 70 килограммга кадәрле авырлык категориясендә Алексей Орлов өчен дә ярышлар шундый ук нәтиҗә белән тәмамланды, Евгений Ласточкин өченче призер булды. (Болар барысы да Сөнчәле мәктәбе укучылары). 75 килограммнан күбрәк авырлык категориясендә шул ук Сөнчәле мәктәбе вәкиле Валерий Сулбаев өченче призер булды. Ә әлеге мәктәпнең чыгарылыш укучысы, хәзерге вакытта Туполев исемендәге КАИ студенты Анатолий Иванов 1992 елда туган һәм яшьрәкләр төркемендә, 70 килограммга кадәрле авырлык үлчәвендә өченче урынны алды. Гомуми исәп буенча турнирда катнашкан 27 спортчыдан 15 егет-медаль ияләре булдылар.
Нурлат шәһәренә ярышларга бару МПП ТКХ начальнигы Игорь Шугаевның спонсорлык ярдәме белән гамәлгә ашты. Турнирның җаваплы мизгелләрендә спортчыларга даими ярдәм иткәне өчен тренерлар аңа чын күңелдән рәхмәт белдерәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Билбау көрәше