Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Кабат җиңү белән

Емелькино урта мәктәбенең «Коткаручылар» командасы «Аҗаган-2012» хәрби-спорт уенының зона этабыннан чираттагы тапкыр җиңү белән кайтты. Безнең балалар киеренке көрәштә Нурлат укучыларыннан гына калышып, икенче урынны яуладылар. Барлык унике төр ярышларда да алар беренчеләр сафында булдылар. Сафка тезелеп атлау, төз ату, киртә полосаларын оста үтүдән тыш Емелькино мәктәбе укучылары шулай ук...

Емелькино урта мәктәбенең «Коткаручылар» командасы «Аҗаган-2012» хәрби-спорт уенының зона этабыннан чираттагы тапкыр җиңү белән кайтты.


Безнең балалар киеренке көрәштә Нурлат укучыларыннан гына калышып, икенче урынны яуладылар. Барлык унике төр ярышларда да алар беренчеләр сафында булдылар.
Сафка тезелеп атлау, төз ату, киртә полосаларын оста үтүдән тыш Емелькино мәктәбе укучылары шулай ук үзләренең белемле булуларын да күрсәттеләр. Евгений Харитонов тарих буенча интеллектуаль ярышларда төпле белемгә ия булуын күрсәтте. Ә топографик картаны укуда Игорь Харитонов барыннан да өлгер булды.
Туган төбәкне презентацияләү конкурсы вакытында бүлек командиры Николай Никитин кулына гитара алып патриотик җыр башкарырга керешкәч, барысы да тынып калды.
Ә санитарлар конкурсында 2 һәм 3 урыннарны алган Евгений Харитонов белән Павел Ильин беренче медицина ярдәме күрсәтүдә мастер-класс бирделәр. Шуңа команданың район данын лаеклы яклап икенче урынга чыгуы гаҗәп түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев