Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Кабат җиңү

Аксубай кикбоксерлары Нурлатта узган Көньяк бергә-бер көрәш фестивалендә югары нәтиҗәләр күрсәттеләр. Фестиваль лайт-контакт кагыйдәләре буенча ачык беренчелек кысаларында үтте. Анда Татарстан һәм Самара өлкәсе шәһәрләре һәм районнарыннан яшь көрәшчеләр катнашты. Алмаз Мәгыйзов җитәкләгән команда иң уңышлы чыгыш ясаучылар арасына керде - һәр катнашучы призлы урыннарны алды. Бергә-бер көрәштә Марсель Нигъмәтуллин,...

Аксубай кикбоксерлары Нурлатта узган Көньяк бергә-бер көрәш фестивалендә югары нәтиҗәләр күрсәттеләр.


Фестиваль лайт-контакт кагыйдәләре буенча ачык беренчелек кысаларында үтте. Анда Татарстан һәм Самара өлкәсе шәһәрләре һәм районнарыннан яшь көрәшчеләр катнашты. Алмаз Мәгыйзов җитәкләгән команда иң уңышлы чыгыш ясаучылар арасына керде - һәр катнашучы призлы урыннарны алды. Бергә-бер көрәштә Марсель Нигъмәтуллин, Артем Иванов, Мария Бортова көндәшләренә каршы нык тордылар. Нәтиҗәдә үзләренең авырлык категориясендә җиңүче булдылар. Даниил Безруков, Анастасия Зольникова һәм Тимур Юматов икенче призерлар булдылар. Даниил Павлов, Илья Еграшкин, Тимур Сибгатуллин һәм Даниил Петров турнир таблицасында өченче баскычка күтәрелделәр.

Фестивальнең "Уңыш балачак хыялыннан башлана" девизына тугры калып, балалар, хыялларын тормышка ашырыр өчен, тренерлары белән берлектә, көрәш алымнарын ныклап үзләштерәләр. Әмма, лаеклы көндәшләр белән очрашмый торып, алга омтылып булмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев