Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Иҗтимагый хәрәкәт кубогына

"Яшьлек" спорт залында спортның төрле төрләре буенча ярышлар, көч сынашулар даими булып тора. Шуларның соңгысы - Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм районнары спорт ветераннары командалары арасында үткән "Татарстан - Яңа гасыр" Республика иҗтимагый хәрәкәте кубогына зональ ярышлар. Алар имтихан кебек - әзерлексез уңышка ирешеп булмый. Бу өлкәдә Чистай волейбол дружинасы югары...

"Яшьлек" спорт залында спортның төрле төрләре буенча ярышлар, көч сынашулар даими булып тора.

Шуларның соңгысы - Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм районнары спорт ветераннары командалары арасында үткән "Татарстан - Яңа гасыр" Республика иҗтимагый хәрәкәте кубогына зональ ярышлар.
Алар имтихан кебек - әзерлексез уңышка ирешеп булмый. Бу өлкәдә Чистай волейбол дружинасы югары дәрәҗәдә булды. Нурлатлылар белән беренче очрашуда ук тамашачылар нәкъ менә бу командага өмет багладылар. Һәм хаклы булдылар. Һәр матч кискен, киеренке халәттә барды. Күрше Чистай командасына беркем дә каршы тора алмады. Финал ярышларында алар Спасс районы спорт ветераннарын җиңүгә ирештеләр. Урыннар түбәндәгечә билгеләнде: беренче урында - Чистай командасы, икенче урында - Спасс районы, Нурлат районы - өченче урында.
Ярышларның төп хөкемдары Рафаиль Раицкий призлы урыннар яулаган спортчыларны котлап, Республика "Татарстан - Яңа гасыр" иҗтимагый хәрәкәте сәяси совет рәисе тарафыннан имзаланган грамоталар тапшырды.
Кызганыч, әмма бүләкләнүчеләр арасында мәйдан хуҗалары юк иде. Аксубай командасы бу юлы җиңүгә ирешә алмады.
- Безнең волейболчылар үз позицияләрен югалтмадылар, тик көндәшләр көчлерәк булып чыкты, - дип уенга аңлатма бирде ярышлар хөкемдары, спорт ветераны Анатолий Калмыков. - Тик спортта да җиңелү файдалы була ала - уңышсыз моментларны карап, икенче тапкыр җиңү яулау өчен күнегүләрдә нәкъ менә шуңа басым ясала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев