Аксубаево
  • Рус Тат
  • Истәлекле турнир

    Шәһәр тибындагы Алексеевск бистәсендә Изге Ана Ахтыр иконасының 200 еллыгына багышланган Яшьләр волейбол турниры узды. Ун җыелма команда составына Чистай епархиясенең яшьләр бүлеге вәкилләре дә керде. Шул исәптән Аксубай православие чиркәвенә йөрүче яшьләр дә. Ун җыелма команданы 65 кеше тәшкил итте. Шул рәвешле һәр командада аксубайлы бар иде. Егерме ике...

    Шәһәр тибындагы Алексеевск бистәсендә Изге Ана Ахтыр иконасының 200 еллыгына багышланган Яшьләр волейбол турниры узды.

    Ун җыелма команда составына Чистай епархиясенең яшьләр бүлеге вәкилләре дә керде. Шул исәптән Аксубай православие чиркәвенә йөрүче яшьләр дә. Ун җыелма команданы 65 кеше тәшкил итте. Шул рәвешле һәр командада аксубайлы бар иде. Егерме ике киеренке уеннан соң 3 команда алга чыкты. Бу әле җыелган баллар исәбе буенча гына. Ләкин барлык катнашучылар да җиңде, чөнки барысы да тырышлык, көч куеп ярышты. Аксубайлылар, үзләренең яңа дуслары шикелле үк, өйләренә Алексеевск православие чиркәве башлыгы имзасы куелган Рәхмәт хатлары, бүләкләр һәм үткән көн турында яхшы тәэсирләр белән кайттылар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: