Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Иске Ибрай мәктәбе командасы футбол буенча «Күн туп» ярышлары финалында җиңү яулады.

Спорт мәктәбе ярышларында җиңү яулар өчен районның гомуми белем бирү учреждениеләренең дүрт командасы көч сынашты.

Аксубайда 2022 ел сезонында 2010 елгы һәм яшьрәк кызлар арасында футбол буенча «Күн туп» ярышлары узды. Анда районның гомуми белем бирү учреждениеләренең дүрт командасы – спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр катнашты.

Уен нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә билгеләнде: рейтингның өченче баскычын Савгач мәктәбе футболчылары алды. 3 нче Аксубай мәктәбе уенчылары көмеш призер булдылар. Иске Ибрай командасы җиңү яулады.

Моннан тыш, иң яхшы спортчылар номинацияләрдә билгеләп үтелделәр. Инзилә Срурова (Иске Ибрай мәктәбе ) – «Иң яхшы уенчы», Ремира Сафина (1 нче Аксубай мәктәбе) – «Иң яхшы сакчы», Ева Кудинова (3 нче Аксубай мәктәбе) – «Иң яхшы һөҗүмче», Варвара Иванова (Савгач мәктәбе) «Иң яхшы капкачы» булып танылды.

Җиңүчеләр һәм призерлар грамоталар һәм медальләр, ә беренче урынны алган команда турнир кубогын алды. Иң яхшы спортчыларга призлар тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев