Аксубаево
  • Рус Тат
  • Ишегалды командалары бер-берсенә каршы

    Аксубайда ишегалды командалары арасында мини-футбол буенча беренче район турниры үткәрелде. Үзәк футбол мәйданчыгы иң массакүләмле спорт төрен яратучыларны һәм җанатарларны үзенә җыйды. Турнирда алты: "Аксу", "Савгач", "Лестер", "Дистрикт-13", "Аксу-2000", "Штаб" комадалары катнашты. Район башлыгы Камил Гилманов спортчыларны сәламләп, спорт, сәламәт яшәү рәвеше замана кешесе өчен эштә уңышларга ирешүнең бер өлеше...

    Аксубайда ишегалды командалары арасында мини-футбол буенча беренче район турниры үткәрелде.

    Үзәк футбол мәйданчыгы иң массакүләмле спорт төрен яратучыларны һәм җанатарларны үзенә җыйды. Турнирда алты: "Аксу", "Савгач", "Лестер", "Дистрикт-13", "Аксу-2000", "Штаб" комадалары катнашты.
    Район башлыгы Камил Гилманов спортчыларны сәламләп, спорт, сәламәт яшәү рәвеше замана кешесе өчен эштә уңышларга ирешүнең бер өлеше булып торырга тиеш, дип билгеләп үтте.
    Матчлар кискен барды. Туп кертүдә "Аксу" командасына тиңнәр булмады. Бу команда максималь балл туплап, ярыш лидеры булды. Савгач футболчылары икенче урынга чыктылар. Ишегалды турнирының өченче призеры - "Дистрикт-13" командасы.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: