Аксубаево
  • Рус Тат
  • Ишегалды футболы

    "Татарстан командасы" иҗтимаги инициативасы кысаларында районда ишегалды футбол һәм баскетбол командалары арасында матчлар үтте. Ярышларда биш футбол һәм өч баскетбол командасы катнашты. Үзәк футбол мәйданчыгында ярышларны ачу тантанасы булды. Матчларда катнашучыларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сергей Александров сәламләде. Командаларның яшел мәйданчыкта очрашуы кискен, азарт белән узды. Ярыш җиңүчеләре бүләккә...

    "Татарстан командасы" иҗтимаги инициативасы кысаларында районда ишегалды футбол һәм баскетбол командалары арасында матчлар үтте.

    Ярышларда биш футбол һәм өч баскетбол командасы катнашты. Үзәк футбол мәйданчыгында ярышларны ачу тантанасы булды. Матчларда катнашучыларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сергей Александров сәламләде. Командаларның яшел мәйданчыкта очрашуы кискен, азарт белән узды. Ярыш җиңүчеләре бүләккә Диплом, кубоклар алдылар.

    - Командалар бик шәп уйнадылар, - дип сөйли яшьләр эшләре һәм спорт буенча бүлек җитәкчесе Станислав Зайцев. - Алар туп белән оста эш итү алымнарын гына күрсәтеп калмыйча, дус, бердәм икәнлекләрен дә белдерделәр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: