Аксубаево
  • Рус Тат
  • Иптәшләрчә очрашу

    Нурлат шәһәре һәм безнең район җыелма командалары арасында шахмат буенча иптәшләрчә очрашу булып үтте. Мондый очрашулар күптән инде күркәм гадәткә әверелде һәм инде менә 30 елга якын үткәрелеп килә. Команда составына элек бары тик ир-атлар гына кертелә иде. Бу юлы аксубайлалар үтенече белән очрашу алымы бераз үзгәрде, беренче тапкыр команда...

    Нурлат шәһәре һәм безнең район җыелма командалары арасында шахмат буенча иптәшләрчә очрашу булып үтте.


    Мондый очрашулар күптән инде күркәм гадәткә әверелде һәм инде менә 30 елга якын үткәрелеп килә. Команда составына элек бары тик ир-атлар гына кертелә иде. Бу юлы аксубайлалар үтенече белән очрашу алымы бераз үзгәрде, беренче тапкыр команда составына өч мәктәп укучысы (ике малай һәм бер кыз) кертелде.
    Эш шунда, республика Спартакиадаларында командалар 3 малай һәм ике кыздан, өлкәннәр арасында 3 ир-ат һәм бер хатын-кыздан тора иде.
    Укучылар өчен бездән Рәдиф Шиһапов (3 нче мәктәп), Данил Михайлов һәм Диләрә Латыйпова (икесе дә Иске Кармәттән) уйнадылар. Алар 6:0 исәбе белән җиңделәр.
    Өлкәннәр арасында Ольга Кузьмина (2 нче мәктәп) һәм Сәлихҗан Сафин (МВД) безнең командага икешәр очко керттеләр. Михаил Водышев бер ярым очко туплады, Марат Сафин һәм Анатолий Калмыков берәр очко җыйдылар. Савелий Купцов, Алексей Афанасьев һәм Геннадий Горбунов та әйбәт уйнадылар. Очрашу Аксубай командасы файдасына 8,5 : 7,5 исәбе белән тәмамланды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: