Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Ике турнирда – бер җиңүче

Гыйнвар башында Яшьләр үзәгендә 5-11 сыйныф укучылары арасында Аксубай районының шашка буенча чемпионаты булып үтте. Киеренке көрәштә беренче урынны Игорь Белов яулады, икенче урында Андрей Липатов, өченчедә - Сергей Новичков. Кызлар арасында Юлия Муртазинага тиңнәр булмады, Диләрә Латыйпова аңардан азга гына калышты, Ильвира Салахова өченче урынны алды. Турнир нәтиҗәләре буенча,...


Гыйнвар башында Яшьләр үзәгендә 5-11 сыйныф укучылары арасында Аксубай районының шашка буенча чемпионаты булып үтте.


Киеренке көрәштә беренче урынны Игорь Белов яулады, икенче урында Андрей Липатов, өченчедә - Сергей Новичков. Кызлар арасында Юлия Муртазинага тиңнәр булмады, Диләрә Латыйпова аңардан азга гына калышты, Ильвира Салахова өченче урынны алды. Турнир нәтиҗәләре буенча, беренче гомумкоманда урынын Иске Кармәт мәктәбе алды, икенче урында Савгач шашкачылары, өченче урын Аксубай лицеена бирелде. Ике көннән соң шул ук яшьтәге укучылар арасында шахмат буенча Аксубай районы чемпионаты старт алды. Монда да янә Игорь Белов җиңүче булды, икенче урынны Илнур Фәйзуллин алды, ә өченчедә - Никита Убейкин. Кызлар арасында Диләрә Латыйпова турнир җиңүчесе булды, Юлия Муртазина исә көмеш медаль яулады. Беренче гомумкоманда урынын яңадан искекармәтлеләр алды, икенче урында Аксубай лицее, 2 нче Аксубай урта мәктәбе өченче урынга чыкты.
Газета укучыларның исләренә төшерәбез, Яшьләр шахмат лигасының өченче сезоны башланды. Яшьләр үзәгендә һәр якшәмбе көнне 10.00 сәгатьтә турнирлар үтәчәк, аларның нәтиҗәсе буенча җиңүче җәйгә билгеле булачак. Гомуми приз фонды янә үсте, хәзер ул 3000 сум тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев