Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Җиңүгә үҗәтлек белән ирешәләр

Самбо буенча Татарстан шәхси-команда беренчелегендә (укучыларның Х нчы җәйге спартакиадасы зачетында) катнашучылар берьюлы өч беренче урынны яуладылар. Республика чемпионнары Татарстан данын ПФО беренчелегендә яклаячак. Сергей Овчинниковка, Рәзилә Хәмитовага һәм Ильвира Салаховага республика җыелма командасы составына керү бәхете елмайды. Алар үзләренең авырлык категориясендә җиңүгә ирештеләр. Михаил Горожанкин - икенче урынны, Владимир...

Самбо буенча Татарстан шәхси-команда беренчелегендә (укучыларның Х нчы җәйге спартакиадасы зачетында) катнашучылар берьюлы өч беренче урынны яуладылар.

Республика чемпионнары Татарстан данын ПФО беренчелегендә яклаячак. Сергей Овчинниковка, Рәзилә Хәмитовага һәм Ильвира Салаховага республика җыелма командасы составына керү бәхете елмайды. Алар үзләренең авырлык категориясендә җиңүгә ирештеләр. Михаил Горожанкин - икенче урынны, Владимир Анисимов өченче урынны яулады. Самбочыларның уңышларына күнегеп киләбез инде, шулай да һәр җиңү артында тренер һәм спортчыларның даими хезмәте ята. Көндәлек күнегүләр, ата-аналарның ярдәме, борчылуы, үз-үзеңне җиңү һәм үз мөмкинлекләреңне күрсәтә белү - болар зур уңышка илтә торган төп сыйфатлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев