Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Җиңүче булдылар

Шул көннәрдә "Юность" спорт комплексында яшүсмерләр һәм кызлар арасында кикбоксинг буенча ачык беренчелек үтте. Шуны әйтергә кирәк, Аксубай кикбоксерлары яхшы уен күрсәттеләр. Тренер Алмаз Мәгыйзов укучылары Айрат Юнысов, Петр Ильдуганов, Самат Мортазин, Дмитрий Крайнов үзләрененң авырлык һәм яшь категорияләрендә җиңүче булдылар. Владислав Петров, Савелий Купцов, евгений Ермолаев, Фәрит Яруллин, Алексей...

Шул көннәрдә "Юность" спорт комплексында яшүсмерләр һәм кызлар арасында кикбоксинг буенча ачык беренчелек үтте.


Шуны әйтергә кирәк, Аксубай кикбоксерлары яхшы уен күрсәттеләр. Тренер Алмаз Мәгыйзов укучылары Айрат Юнысов, Петр Ильдуганов, Самат Мортазин, Дмитрий Крайнов үзләрененң авырлык һәм яшь категорияләрендә җиңүче булдылар. Владислав Петров, Савелий Купцов, евгений Ермолаев, Фәрит Яруллин, Алексей Артамонов үзләренең авырлык категориясендә көндәшләре белән көрәштә икенче урынны алдылар. Василий Токарев, Сергей Жидков, Александр Пикушев өченче призер булдылар.
Кызлар да көчле уйнадылар. Нәтиҗәдә Светлана Щекачева һәм Ксения Кузьмина үзләренең авырлык һәм яшь категориясендә лидерлар булдылар. Ләйсән Вәлиуллина һәм Гөлназ Хәмитова икенче урынны алдылар. Аксубай командасына бернинди бәхәссез беренче урын бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Юность” спорт комплексы Аксубай кикбоксерлар