Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Ибрайлылар җиңү яулыйлар

Иске Ибрай урта мәктәбе укучылары өчен чаңгы сезоны чираттагы җиңү белән ачылды. Айрат Шәрифуллин Казанда чаңгы буенча республика ярышларында катнашып, икенче урынны алды. Бүген дә ул яңа көч сынашуларга ныклап әзерләнүен дәвам итә. Иске Ибрай урта мәктәбе командасы Болгарда төбәк этабы кысаларында уздырылган чаңгы буенча "Президент спорт уеннары" дип исемләнгән...

Иске Ибрай урта мәктәбе укучылары өчен чаңгы сезоны чираттагы җиңү белән ачылды.

Айрат Шәрифуллин Казанда чаңгы буенча республика ярышларында катнашып, икенче урынны алды. Бүген дә ул яңа көч сынашуларга ныклап әзерләнүен дәвам итә. Иске Ибрай урта мәктәбе командасы Болгарда төбәк этабы кысаларында уздырылган чаңгы буенча "Президент спорт уеннары" дип исемләнгән Россиякүләм кышкы фестиваленең зональ ярышларында катнашты. Рәис Бикушев чаңгычылары беренче урынны яулады! Шәхси беренчелектә Илсаф Сәйфуллин үзен берәүгә дә узарга юл куймыйча, югары нәтиҗәләр күрсәтте. Ярышлар лидерына Айназ Гатауллин, Рәҗәп Мифтахов, апалы-сеңелле Гөлфия һәм Гөлгенә Гайнетдиновалар, Ләйлә Каюмова да тиңләште.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев