Аксубаево
  • Рус Тат
  • Җиңү яулау берни түгел

    Алмаз Мәгыйзов кул астында тәрбияләнүче укучылар Менделеевск шәһәрендә үткән кикбоксинг буенча ТР чемпионатында һәм беренчелегендә катнаштылар. Ярышлар семи-контакт (чикләнгән контакт) һәм лайт-контакт (җиңел контакт) өлешләрендә үтте. Ярышларда Татарстанның барлык шәһәрләреннән кикбоксерлар һәм спортның шушы төренә охшаш көрәш осталары катнашты. Барлыгы 167 спортчы көч алышты. Аксубайлылар авыл районнары арасында бердәнбер вәкилләр...

    Алмаз Мәгыйзов кул астында тәрбияләнүче укучылар Менделеевск шәһәрендә үткән кикбоксинг буенча ТР чемпионатында һәм беренчелегендә катнаштылар.


    Ярышлар семи-контакт (чикләнгән контакт) һәм лайт-контакт (җиңел контакт) өлешләрендә үтте.
    Ярышларда Татарстанның барлык шәһәрләреннән кикбоксерлар һәм спортның шушы төренә охшаш көрәш осталары катнашты. Барлыгы 167 спортчы көч алышты.


    Аксубайлылар авыл районнары арасында бердәнбер вәкилләр иде. Алдагы елларда үзләрен шундый төр ярышларда күрсәткән спортчыларыбыз, бу юлы да үзләрен ышанычлы тоттылар һәм район данын лаеклы якладылар. Нәтиҗәдә өйләренә биш алтын, өч көмеш, ике бронза медаль алып кайттылар.


    Дмитрий Савинов лайт-контакт өлешендә беренче тапкыр ТР чемпионы исеменә лаек булды һәм семи-контакт өлешендә өченче урынны алды. Алексей Иванов семи-контакт буенча чемпион титулына һәм лайт-контакт буенча өченче урынга лаек булды. Бөтен ярышларда да Ксения Кузьмина тел тидермәслек итеп көрәште һәм нәтиҗәдә ике өлештә дә җиңүче булды. Светлана Щекачева лайт-контакт буенча чемпион, ә инде семи-контакт буенча икенче урын иясе дип табылды. Степан Однов киеренке көрәштә, РФ чемпионына юл биреп, икенче призер булды. Дмитрий Козлов семи-контакт буенча икенче нәтиҗә күрсәтте, ә Динар Гайнуллин лайт-контакт буенча өченче булды.


    Кикбоксинг буенча абруйлы ярышларда катнашу район башлыгы Камил Гилманов һәм яшь спортчыларның әти-әниләре ярдәме белән мөмкин булды. Бүген яшь спортчылар Россия дәрәҗәсендәге ярышларда катнашуга әзерләнәләр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: