Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Иң яхшылар көч сынашты

Әлки районында Россия ярышларында катнашачак җыелма команда составына кандидатларны ачыклау өчен билбау көрәше буенча ТР Беренчелеге ярышлары үтте. Ярышларда 25 команда катнашты, бу 250 дән артык спортчы дигән сүз. Һәр авырлык категориясендә 30-35 көрәшче очрашты. Безнең районны тренер Александр Скворцов тәрбияләгән көрәшчеләр тәкъдим итте. Очрашу нәтиҗәләре буенча безнең егетләр яхшы...

Әлки районында Россия ярышларында катнашачак җыелма команда составына кандидатларны ачыклау өчен билбау көрәше буенча ТР Беренчелеге ярышлары үтте.


Ярышларда 25 команда катнашты, бу 250 дән артык спортчы дигән сүз. Һәр авырлык категориясендә 30-35 көрәшче очрашты. Безнең районны тренер Александр Скворцов тәрбияләгән көрәшчеләр тәкъдим итте. Очрашу нәтиҗәләре буенча безнең егетләр яхшы чыгыш ясадылар. 70 килограммга кадәрле авырлык категориясендә Евгений Ласточкин һәм Алексей Орлов 3 һәм 4 урыннарны яуладылар. 44 килограммга кадәрле категориядә Александр Крайнов өченче булды. 50 килограммлы категориядә - павел Калуков һәм 55 килограммлы авырлык категориясендә Руслан Чернов шулай ук өченче урынны алдылар.
Ярышларга баруны оештырган өчен көрәшчеләр яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчелегенә һәм ДЮСШ дирекциясенә рәхмәт белдерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев