Аксубаево
  • Рус Тат
  • Иң көчлеләргә каршы тордылар

    Менделеевск шәһәрендә кикбоксинг буенча ТР беренчелеге узды. Монда Татарстанның төрле шәһәрләреннән иң көчле кикбоксчылар җыелды. Аксубай командасы авыл районнарын тәкъдим иткән бердәнбер команда булды. Алмаз Мәгыйзов тәрбияләнүчеләре чын көрәшче сыйфатларын күрсәттеләр. 8 катнашучыдан 6сы призлы урыннар яуладылар. Үз авырлык категориясендәге спортчылар арасында Гүзәл Хәмитова, Оксана Захаркина һәм Илья Мясников җиңүчеләр...

    Менделеевск шәһәрендә кикбоксинг буенча ТР беренчелеге узды.

    Монда Татарстанның төрле шәһәрләреннән иң көчле кикбоксчылар җыелды. Аксубай командасы авыл районнарын тәкъдим иткән бердәнбер команда булды.

    Алмаз Мәгыйзов тәрбияләнүчеләре чын көрәшче сыйфатларын күрсәттеләр. 8 катнашучыдан 6сы призлы урыннар яуладылар. Үз авырлык категориясендәге спортчылар арасында Гүзәл Хәмитова, Оксана Захаркина һәм Илья Мясников җиңүчеләр булдылар (өчесе дә Аксубайның 3 нче мәктәбендә белем алалар). Икенче урынны Гөлнара Кәримова (шул ук мәктәптән) һәм Рената Латыйпова (Аксубайның 2 нче мәктәбе) яуладылар. Эльдар Мәрдиев өченче урында.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: