Аксубаево
  • Рус Тат
  • Иң көчле шахматчылар унлыгында

    Казанда "Сәләт" йортында Әдип Альмир кубогына ел саен оештырыла торган шахмат турниры үтте. Турнирда Казаннан һәм республика районнарыннан 5тән 50 яшькәчә әлеге интеллектуаль спорт төрен яратучылар катнашты. - Безне интеллектуаль уеннарга һәвәслек һәм шахмат белән җитди шөгыльләнү берләштерә, шуңа күрә турнир дустана мохиттә үтә дә, - дип ассызыклады ярышларны ачып,...

    Казанда "Сәләт" йортында Әдип Альмир кубогына ел саен оештырыла торган шахмат турниры үтте. Турнирда Казаннан һәм республика районнарыннан 5тән 50 яшькәчә әлеге интеллектуаль спорт төрен яратучылар катнашты.

    - Безне интеллектуаль уеннарга һәвәслек һәм шахмат белән җитди шөгыльләнү берләштерә, шуңа күрә турнир дустана мохиттә үтә дә, - дип ассызыклады ярышларны ачып, "Сәләт" клубы президенты Игорь Смирнов.

    Быел турнир өчен боҗра системасы сайланды, икенче төрле әйткәндә, һәр катнашучы ярыш барышында үз төркеме буенча уйнады: ир-атлар, хатын-кызлар һәм балалар.

    Турнирда Аксубайны районның 2нче һәм 3нче мәктәпләре вәкилләре, тренер Геннадий Горбунов тәрбияләгән - "Сәләт Аксубай" клубы активистлары тәкъдим итте.

    Киеренке көрәш нәтиҗәсендә безнең яшүсмерләр, шахмат тактасы артында ир-атлар белән бергә көч сынашып, иң көчлеләр унлыгына керделәр. Никита Убейкин - беренче, Илсаф Даутов - җиденче, Данир Сәхабетдинов унынчы урыннарны алдылар. Мактаулы призерлар өчлегенә керү өчен Юлия Муртазина бик аз гына балл туплый алмады. Ул кызлар арасындагы көч сынашуларда 4нче урынга чыкты.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: