Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Җиңү белән кайттылар

Район Спартакиадасында җиңү яулаган ветеран-активистлар Яшьләр эше, спорт һәм туризм министрлыгы һәм Республика пенсионерлар Союзы Идарәсе оештырган Республика Спартакиадасында энтузиазм белән катнаштылар. Район җыелма командасы ярышлар барышында үҗәтлек һәм җиңүгә омтылыш күрсәтеп, бронза призер булды. Спартакиадада 28 авыл районы катнашты. Көндәшләрен узып китеп, финишка беренче йөгереп килү өчен Лидия Горбуновага...

Район Спартакиадасында җиңү яулаган ветеран-активистлар Яшьләр эше, спорт һәм туризм министрлыгы һәм Республика пенсионерлар Союзы Идарәсе оештырган Республика Спартакиадасында энтузиазм белән катнаштылар.


Район җыелма командасы ярышлар барышында үҗәтлек һәм җиңүгә омтылыш күрсәтеп, бронза призер булды. Спартакиадада 28 авыл районы катнашты. Көндәшләрен узып китеп, финишка беренче йөгереп килү өчен Лидия Горбуновага нинди батырлык күрсәтергә кирәк булуын, ярышларда катнашкан кеше үзе генә белә. Шулай ук дүртенче урынны яулаган Михаил Водышевка да. Ә стартка бер сәгать кала, Лидия Васильевна хатын-кызлар арасында йөзү буенча ярышларда өченче урынны алды. Алтын һәм көмеш медальләр аның өчен җиңүгә омтылуда лаеклы бүләк булды. Яткан килеш гәүдәне төз тоту ярышларында - район мәгариф бүлеге ветераны Георгий Горбунов, дартс буенча редакция вәкиле Ирина Крюкова көмеш медальгә лаек булдылар. Ветеран-педагог Кираметдин Шәязданов һәм Мария Зайцевага озынлыкка сикерүдә өченче урын алу өчен берничә сантиметр гына җитмәде. Безнең теннисчыларыбыз Румия Раузетдинова һәм Михаил Сулейманкин һәм шулай ук йөзү буенча ярышларда катнашкан Михаил Мулеев иң яхшылар бишлегенә керделәр. Башлангыч һөнәри техник белем бирү учреждениесе ветераны Владимир Тимочкин да дартс буенча ярышларда лаеклы чыгыш ясады.
-Сезнең барыгыз да үз вакытында хезмәттә үрнәк булгандыр, ә бүген исә иҗтимагый тормышта юл күрсәтүче булып торасыз,-дип билгеләп үтте үз чыгышында Пенсия фонды управляющие Марсель Имамов.
Спортчылар командасына гына түгел, шулай ук спонсорлар-район хакимиятенә, «Бердәм Россия» партиясе бүлегенә, Пенсия фонды Идарәсенә һәм яшьләр эше һәм спорт бүлегенә рәхмәт әйтәсе килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Район Спартакиадасы ветеранактивистлар Яшьләр эше