Аксубай

Аксубай районы

Рус Тат
Спорт

Җиңү белән кайттылар

Шул көннәрдә Самара өлкәсенең Шентала район үзәгендә бертуган генерал Сидоровлар призына чуаш милли билбау көрәше буенча дүртенче төбәкара турнир үтте. Башкортостан, Ульян, Самара өлкәсе көрәшчеләре белән бергә әлеге ярышларда тренер Александр Скворцов җитәкчелегендәге Аксубай районы командасы да катнашты. Аксубайлылар өчен спорт сезоны уңышлы башланды, ул гомумкоманда зачетында ук беренче урынны...

Шул көннәрдә Самара өлкәсенең Шентала район үзәгендә бертуган генерал Сидоровлар призына чуаш милли билбау көрәше буенча дүртенче төбәкара турнир үтте.


Башкортостан, Ульян, Самара өлкәсе көрәшчеләре белән бергә әлеге ярышларда тренер Александр Скворцов җитәкчелегендәге Аксубай районы командасы да катнашты. Аксубайлылар өчен спорт сезоны уңышлы башланды, ул гомумкоманда зачетында ук беренче урынны яулады. Спортчылар ышанычлы җиңүгә үзләренең түзем һәм үҗәтлекләре белән ирештеләр. Шул рәвешле 55 килограммлы авырлык категориясендә Сөнчәле мәктәбе укучысы Павел Калуков яхшы нәтиҗә күрсәтте. 73 килограммлы авырлык үлчәмендә әлеге мәктәпнең чыгарылыш укучысы, хәзерге вакытта Казан физкультура һәм спорт академиясе студенты Аркадий Детков көндәшләренә бернинди шанс калдырмады. Команда әгъзалары Руслан Чернов һәм Юрий Мартынов 60 килограммга кадерле авырлык категориясендә икенче урынны яуладылар. Святослав Чернов, Михаил Егоров (болар барысы да Сөнчәле мәктәбе укучылары), Сергей Овчинников (3 нче Аксубай урта мәктәбеннән) 60, 45, 40 килограмм авырлык үлчәмендә өченче призер булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев